Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәчетендә Җәлил хәзрәт район прокуроры һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты

"Киләчәк буынны намаз белән генә түгел, шәхси үрнәк белән дә тәрбияләргә кирәк", - дигән фикердә район прокуроры Нурия Сабирҗанова.

Авыл җирлеге башлыклары һәм имамнарның Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт белән узган очрашуда район прокуроры әнә шулай диде. Җәлил хәзрәт тә шул ук фикердә. Авыл имамнары шәхси үрнәк күрсәтеп ихтирам казанырга тиешләр дип саный. "Гомумән, дин һәр җирдә һәм һәркайда үрнәк мисал булдырырга тиеш", - ди. Сер түгел, бүгенге көндә авыл җирлеге башлыгы өчен күптөрле проблемаларның берсе - җирлектә низаг булдырмау, халыкның хокук, тәртип төшенчәләрен төгәл аңлавына ирешү. Җәлил хәзрәт әйтүенчә, моның уңай чишелеше, күпмедер дәрәҗәдә дингә бәйле. Аракы эчү, сүгенү һәм төрле тәртипсезлекләр әнә шул динсезлек бәласе инде. "Авылның яртысыннан күбрәге намазга басса, анда аракы белән сәүдә итү үзеннән-үзе бетә", - ди хәзрәт. Узган елны Әлмәттә Сабантуйны аракысыз уздырганнар. Быел Балтачта да авыл имамнары шуны ук сорап хакимияткә мөрәҗәгать иткәннәр.

Нурия Сабирҗанова дингә ят, радикаль агымнар керү мөмкинлеген искәртте. "Динебездәге радикаль агым вәкилләренең халык арасында төрле низаглар тудырып чыгаруына юл куелырга тиеш түгел. Без барыбыз да моның өчен үтә җаваплы вазифаи затлар да, дин әһелләре дә", - диде. Бу фикерне куәтләп Җәлил хәзрәт тә: "Диндә тәртип булырга тиеш. Бездә Хәнәфи мәзхәбе һәм аңа ниндидер үзгәрешләр кертергә маташу дөрес гамәл түгел", - дип билгеләде.

Район прокуроры Әтнә үзәк мәчетендә җыелган авыл җирлеге башлыклары һәм имамнары белән очрашуда бүгенге яшәеш белән турыдан-туры бәйле мәсьәләләргә тукталды. Беренче чиратта дәүләт теркәвенә, бу өлкәдәге кануннарның үтәлешен тәэмин итү бурычын ассызыклады. Һәрбер мөлкәтнең иясе булырга тиеш (шәхси затимы ул, яисә, юридик затмы). Ә мәчетләребез халык тырышлыгы белән салынган һәм алар иясез булырга тиеш түгел. Мәчетләр салынган җир кишәрлекләре һәм мәчет биналары дәүләт теркәве узарга тиешләр. Бу чараларны башкаруда эзлеклелек булдырырга әзер торган межалау оешмалары бар, район күләмендәге дәүләт теркәү оешмасы башлыгы да бу мәсьәләдә хәбәрдар һәм ярдәм итәргә әзер.

- Авыл җирлекләре башлыклары белән дә элекке очрашуларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күзәтчелек хезмәткәрләренең чыгышларында, биналарда янгынга каршы таләп ителгән җиһазларның булуы һәм игътибарны аларның төзек тотылышына юнәткән идек. Бу чаралар белән авыл җирлеге башлыклары даими рәвештә кызыксынып, үтәлешен тәэмин итәргә тиеш, - диде Нурия Сабирҗанова.

Матди яктан булышырга теләге булган башка кешеләргә дә таянырга мөмкин. Район прокуроры:

- Халык тынычлыгы, аның куркынычсызлыгы, тормышыбызның матур, зәвыклы булуы барыбызның да уяулыкны, оешканлыкны, халыкка карата зур игътибарлылыкны, килеп чыккан социаль проблемаларны вакытында, тиз арада һәм кануннарга таянып хәл итүне таләп итә, даими күзәтчелекне һәм мәгълүмати аралашуны һичшиксез күзаллый, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев