Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәчетләренә ник йөрмиләр

Бәйрәм Мәүлид ашы Олы Мәңгәр авылы мәчетендә бик зурлап Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр. Фәридә ФИЛАТОВА Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне(быел ул 22-23 декабрьга туры килде), бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул...

Бәйрәм

Мәүлид ашы

Олы Мәңгәр авылы мәчетендә бик зурлап Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Фәридә ФИЛАТОВА

Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне(быел ул 22-23 декабрьга туры килде), бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. «Мәүлид» - гарәп сүзе - туу дигән мәгьнәдә. Үзебезчә әйтсәк, иң сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне, дигән сүз була. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә.

Бәйрәм уңаеннан авылыбызның мөхтәрәм кешеләре җыелды бирегә. Әтнә үзәк мәчетенең имам мөхтәсибе Наил хәзрәт килүчеләрне бәйрәм белән котлады, эчтәлекле вәгазъ укыды. Мәсхүт абый Шакиров, Илдар абый Хисматуллин да догалар укып, салават әйттеләр. Бәйрәм мул табыннар артында дәвам итте.

Шунысын да әйтергә кирәк, авылыбыз мәчете 1994 елның март аенда кабаттан торгызылган иде. Аны төзү эшендә хәзер мәрхүм булган күп кенә авылдашларыбыз катнаша. Әлеге эшне мәчетнең бүгенге көндә дә мөтәвәллият рәисе булып торган Мәсхүт Шакиров башлап йөри. Имам вазифасын бик күп еллар Илфар абый Әрдәшев башкарган булса, бүген авыл мәчетен Илдар абый Хисматуллин җитәкли. Бу мәҗлесне оештыруда Илдар абыйның һәм Сәкинә апа Халикованың өлеше бик зур. Билгеле, мондый чакта коры сүз белән генә булмый, матди ярдәм дә кирәк. Авылдашыбыз, Түбән Аты авылында яшәүче эшмәкәр Фәридә Рәфкать кызы Латыйповага бик рәхмәтле алар. Шулай ук "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы рәисе Айдар Габделбәр улы Шәрипов та һәрвакыттагыча, мондый изге эштән читтә калмаган. Табын әзерләгән пешекче кызлар, ярдәм иткән Нурсөя Мөрсәлимова, Наилә Шакирова, Рәзинә Сәләхетдинова, Хәлимә Закированы да искә алып китү кирәк.

Мәҗлескә килгән һәркемнең йөзендә үзенә күрә бер нур бар иде. Монда килгән һәркем күңеленә дәва, рухына шифа алды дисәм дә, ялгышмам. Әмма мәчет картларын борчыган нәрсәләр дә юк түгел. Көндәлек тормышта бирегә килүчеләрнең аз булуы, яшьләрнең мәчеткә йөрмәве борчый аларны. Әнә шуңа да хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп: " Өйләрегезгә кайткач, ирләрегезгә, улларыгызга, оныкларыгызга әйтегез, килсеннәр, мәчет ишекләре һәркем өчен ачык",- диделәр.

Күптән түгел эшкә номерлары безнең якныкы булмаган бер машинага утырып килергә туры килде. Руль артындагы абзый чыгышы белән Ташчишмә авылыннан булып, хәзер Сургут шәһәрендә яши икән. Андагы мәчетләрнең берсендә имам булып халыкка хезмәт итә. " Бездә халык мәчеткә бик теләп йөри, гомумән, татарлар бер- берсен хөрмәт итеп яши. Татарча аңламаганнарга рус телендә вәгазь укыйбыз. Дингә хөрмәт бик зур. Монда кайткач исем китә - туган җирдә яшәп, туган телдә рәхәтләнеп аралашып та, шуның кадерен белмиләр. Хөсетлек көчле, юк өчен ямьсезләнәләр",- дип сөйләде ул ачынып. Дөрестән дә, гаепне читтән эзләргә бик яратабыз. Мәчеткә йөрмәвебезгә, ялкау булганыбызга да бүтән кеше гаепле. Беребез дә әүлия түгел. Үз гөнаһлары өчен һәркем үзе җавап тотачак. Аллаһ тәгалә кемне кичерер - гөнаһларын ярлыкауны үтенеп догалар укыган дин юлында башлап йөрүченеме, әллә сәбәп табып үзен аклаучынымы? Уйлансак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев