Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре инвалидлар декадасы уңаеннан кунакта булып кайттылар

Әтнә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре инвалидлар декадасы уңаеннан Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендәге психоневрологик һәм Арча районы Яңа Кенәр авылында урнашкан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләргә күңелле ял оештырып кайттылар. - Бик кирәкле чара булды ул - балалардан бигрәк үзебез өчен, гыйбрәт өчен кирәк булды, - ди җитәкчеләре Азат Хәйретдинов. Мәдәният...

Әтнә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре инвалидлар декадасы уңаеннан Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендәге психоневрологик һәм Арча районы Яңа Кенәр авылында урнашкан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләргә күңелле ял оештырып кайттылар.

- Бик кирәкле чара булды ул - балалардан бигрәк үзебез өчен, гыйбрәт өчен кирәк булды, - ди җитәкчеләре Азат Хәйретдинов.

Мәдәният хезмәткәрләре әлеге интернатларда 5 һәм 7 декабрь көннәрне булдылар. Буш кул бармаганнар, әлбәттә. Химаячеләр ярдәме белән тупланган күчтәнәчләр генә ни тора! Әрҗәләп җиләк-җимеш, төрле тәм-том алып барганнар.

Ә интернатта тәрбияләнүчеләр үзләренең эчкерсезлекләре белән сокландырганнар. Шул дәрәҗәдә шатланганнар, мәдәният хезмәткәрләрен килеп кочаклап ук алганнар. Бернинди тартынып, оялып тору юк икән аларда. Бергә кулга-кул тотышып әйләнгәннәр, биегәннәр, җырлаганнар. Балалар аеруча Габдулла Тукай исемендәге театрның клоун булып киенгән кызларын һәм "шоу мыльных пузырей"не яратканнар.

Кыскасы, Әтнә мәдәният хезмәткәрләре ике интернатка да моңлы җырлар, дәртле биюләр, гомумән, яхшы кәеф бүләк иткәннәр.

Үзләре өчен күпмедер дәрәҗәдә ачыш та ясап кайтканнар. Дәрвишләрдә интернатка килүчеләрнең аз булуын ачыклаганнар. Шул ук вакытта монда яңа җиһазларның күплегенә сокланганнар. Биредә тәрбияләнүчеләрнең иҗат җимешләре - кул эшләре бик күп икән. Шулай да төп куанычлары - кунаклар килү белән бәйле дигән фикер туды. Кунак килсә өйдәге балаларның ничек куанганын барыбыз да яхшы белә...

Азат Хәйретдиновның фикере ошады.

- Дәвамлы итәргә иде моны, инвалидлар ункөнлеген генә көтеп ятмаска кирәк. Ул балаларда бернинди ясалмалылык юк, ихлас шатланалар... Үзебез дә куанып, энергия алып кайттык, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев