Әтнә таңы

Әтнә мәгариф бүлеге сәләтләрне җыйды

Сәләтлеләр җыелды Һәр елдагыча район мәгариф бүлеге Бөтенроссия һәм республика олимпиадалырында, гомумән бар яктан да иң активларны, иң-иңнәрне җыйды. Сәләтлеләр җыенында укучылар, укытучыларга "Рәхмәт хатлары" тапшырылды. Ә менә сәләтле балалар белән эшләүче иң алдынгы саналган Күңгәр урта мәктәбе директоры Наил Габидуллинга да истәлек бүләге тапшырылды. Җыенны алып барган Гөлшат Марс...

Реклама

Сәләтлеләр җыелды Һәр елдагыча район мәгариф бүлеге Бөтенроссия һәм республика олимпиадалырында, гомумән бар яктан да иң активларны, иң-иңнәрне җыйды. Сәләтлеләр җыенында укучылар, укытучыларга "Рәхмәт хатлары" тапшырылды. Ә менә сәләтле балалар белән эшләүче иң алдынгы саналган Күңгәр урта мәктәбе директоры Наил Габидуллинга да истәлек бүләге тапшырылды. Җыенны алып барган Гөлшат Марс кызы һәр укучыга якын килеп, үзенең теләкләрен әйтте. "Сез укуда гына түгел, бар яктан да уңган-булганнар. Тырышлар. Киләчәктә дә сезне гел уңышлар гына озата барсын", - диде. Шунысында әйтергә кирәк, тәбрикләү вакытында укучыга югары үрләрне яуларга ярдәм иткән укытучыларны да ихтирам белән телгә алдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: