Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәгариф учреждениеләренең 2016-2017 елгы уку елларына әзерлеге

Мәгариф учреждениеләре объектлары Дәүләт янгын күзәтчелеге органнарында аерым статус алып торалар, шуңа күрә төрле тикшерүләр дә ешрак дучар ителәләр. Бүгенге көндә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә.

Районның барлык урта һәм башлангыч белем бирү мәктәпләрендә дә янгын сигнализацияләре һәм кешеләргә янгын куркынычы турында хәбәр итү системалары бар. Эшчәнлеккә лицензиясе булган оешмалар белән автомат янгын сигнализациясенә (АПС) техник хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзелде.

Янгын вакытында укучыларны эвакуацияләү буенча күп тапкыр тренировкалар үткәрелде. Ел саен укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр алдында янгын куркынычсызлыгына багышланган чыгышлар ясала. Халык күп җыела торган мәгариф учреждениеләрендә тиешле срокларда һәм тәртиптә янгын декларацияләре эшләнде. Шушы чаралар нәтиҗәсендә мәгариф учреждениеләрендә янгын фаҗигаләре күзәтелмәде.

Җәйге каникуллар чоры җитәкчеләргәремонт эшләрен генә түгел, янгын куркынычсызлыгы белән бәйле кагыйдәләрдәге кимчелекләрне бетерү мөмкинлеге дә бирде. Хәзер - тикшерәбез! Балалар шаяруы белән килеп чыгучы янгыннарны кисәтү максатыннан, мәгариф идарәсе белән берлектә 15 сентябрьгә кадәр балалар куркынычсызлыгы айлыгы үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев