Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә “Мәңгәр”ендә Татарстан конкурсы дәвам итә

Сыерларны машина белән савуның 44нче Республика конкурсы дәвам итә.

Кичә, 17 август көнне ачылышы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында булды. Биредә республиканың 43 районыннан килгән катнашучыларның теоретик белемнәре тикшерелде: сорауларга җавап бирделәр. Соңрак ул "Мәңгәр" хуҗалыгындагы практик чыгышларга ялганды: конкурсантлар сыер саудылар, саву аппаратын вакытка сүтеп-җыйдылар. Араларында бер ир-егет савымчы да бар - Кайбычтан.

Сыер саву үзе 2 өлештән торды, чөнки әле савым залы барлык хуҗалыкларда да юк. Үзебезнекеләрнең чыгышын күреп сокландык. "Мәңгәр"дән Сәрия Сабирова, "Ленин"нан Рәмзия Галиәхмәтова осталыклары белән аерылып торалар. Биредә Олы Мәңгәр фермасының баш саву операторы Ленар Вәлиевнең тырышлыгын ассызыкларга кирәк. Аны сыер саву буенча бәйгене төп оештыручыларның берсе дияргә дә була әле. Биредә үк элекке таныш - ел саен диярлек комбайннар һәм техника әзерлеген тикшерергә килгән Марсель Шәмсетдиновны да күрдек. Татарстан авыл хуәалыгы министрлыгының терлекчелектә механикалаштыру бүлеге җитәкчесе булып эшләде ул, хәзер лаеклы ялда. Шулай да чакырганнар үзен, судьяларның берсе ул.

Әйткәнебезчә, конкурсантлар 5 төркемгә бүленеп, шул исәптән районнардагы авыл хуҗалыгы бүлеге консультантлары да ярыштылар. Автобусларда гына йөрттеләр, ашау-эчү техникум, "Мәңгәр" хуҗалыгында һәм Кала Тау ресторанында уза. Соңгы нәтиҗәләр дә шунда ясала, җиңүчеләрне бүләклиләр, дипломнардан тыш, кыйммәтле призлар бирәләр. Болары хакында соңрак хәбәр итәрбез.

Тагын бер үзенчәлек - "Мәңгәр"дә Сабантуй да узачак. Гомумән,мәдәни чараларга нык игътибар ителгән. Мәдәният бүлеге һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры җитәкчеләре, артистлар, авылларның мәдәният хезмәткәрләре дә биредә. Конкурсантларны автобусларда музейларга да йөрттеләр. Бу уңайдан министр урынбасары Нәҗип Хазиповның: "Әтнәнең музейлары, экспонатлары бик көчле - игътибар итегез", - диюен дә искә алу урынлы булыр.

Конкурсантларның үзара сөйләшүенә дә колак салырга өлгердек. "Калтырата башлады бу..." "Безгә бу яктагы сыерларны савырга туры килә икән..." "Карале моны, рекорд бит бу. Безнеке дә рекорд булыр инде - антирекорд", диюләрен ишетеп, нык дулкынлануларына тагын бер инандык. Шулай да "Әтнә таңы" журналистлары сорашканда ышанычлы җавап бирделәр, каушауның әсәре дә сизелмәде.

Сөрия Сабирова, 26 ел стажлы "Мәңгәр" савымчысы:

"Бераз дулкынланам. Республика күләмендәге бәйгедә беренче тапкыр катнашам".

Рәмзия Галиәхмәтова, 22 енл гомуми, 18 ел савымчы стажлы "Ленин" савымчысы:

"Саву аппаратын сүтеп-җыюда яхшы чыгыш ясадым кебек. 3 кеше параллель рәвештә сүтеп-җыйдык. Мин беренче булдым".

Зөлфия Вәлиева, Зәй районы "Восток" җәмгыяте:

"Шуңа игътибар иттем - Сездә кешеләр ачык йөзле. Ярдәмчелләр".

Таисия Мигушина, Югары Ослан районы, 9 ел стажлы савымчы:

"Беренче тапкыр катнашам. Кызык. Конкурсның барлык төрләрендә дә катнашасы килә".

Гөлинә Нигъмәтуллина, Яшел Үзән, "Красный Восток" савымчысы:

"Миңа калса Сездә халык бик бай яши. Шул сәбәпле монда бар да ачык йөзле".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев