Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә “Миңлекамал“ы ызгыштырды

Әтнә "Миңлекамал"ы ызгыштырды Г.Тукай исемендәге үзебезнең Әтнә дәүләт драма театры артистлары куйган "Миңлекамал" спектаклен исегезгә төшерегез әле. Елый-елый караган идек. Сокландык, горурландык. "Ул чорны күрмәгән яшь буын күңелне телде, меңгә актарды. Төрле фикер әйтүче булды, элекке белэн чагыштырдылар, тик бәйләнерлек сәбәп тапмадылар. Безнекеләрнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына керткән зур өлешләре...

Әтнә "Миңлекамал"ы ызгыштырды

Г.Тукай исемендәге үзебезнең Әтнә дәүләт драма театры артистлары куйган "Миңлекамал" спектаклен исегезгә төшерегез әле. Елый-елый караган идек. Сокландык, горурландык. "Ул чорны күрмәгән яшь буын күңелне телде, меңгә актарды. Төрле фикер әйтүче булды, элекке белэн чагыштырдылар, тик бәйләнерлек сәбәп тапмадылар. Безнекеләрнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына керткән зур өлешләре бу! Сугыш афәтенең бар михнәтен кичкән ветераннарыбызга, өлкән буын тамашачыларыбызга спектакль зур бүләк булачак" - дип бәяләдек.

М.Әмирнең "Миңлекамал" драмасын коллектив күрше районнар тамашачысына да күрсәтер өчен гастрольләргә чыгып китте. Зур җаваплылык тоеп уйный артистларыбыз бу спектакльне, чөнки сугыш чорындагы авыл, тылдагыларның фидакарь хезмәтен, тиңдәшсез батырлыгын сурәтләгән әлеге сәхнә әсәре әтнәләр өчен аеруча кадерле.Чөнки спектакльнең төп герое Миңлекамалның прототибы - якташыбыз, күп еллар районыбызның Бәрәскә авылында колхоз рәисе булган, СССРның Югары Советы депутаты Рауза Касыймова. Шундый кадерле икәнен башкалар аңларлармы, спектакльне ничек кабул итәрләр? Читтән яхшырак күренә, диләр. Яшь буынның чыгышын халык ничек бәяләр? Бу безне, тамашачыларны да куркыта, 4 май көнне спектакль Казан тамашачысы игътибарына тәкъдим ителә. Шундый уйлар белән яшәгәндә Питрәч район газетасында компьютер версткасы операторы вазыйфасын башкаручы каләмдәшебез Зөһрә Галимуллинадан искиткеч хәбәр алдык. Театр сөючеләрне дә шатландырасыбыз килә.

- 22 апрель көнне Питрәч мәдәният йортында Әтнә дәүләт драма театры артистлары куйган "Миңлекамал" спектаклен бик яратып карадык, алкышлар туктамады, урысча әйтсәк, "был принят на "Ура". Залда буш урыннар юк иде. Спектакль башланганчы урыннар өчен ызгыша ук башладылар, бу сирәк була торган хәл. Бездән сезгә бүләк булсын, спектакльнең фотоларын җибәрәм, артистларга уңышлар телибез, без яраттык аларны... - дигән ул.

Без дә телибез, Казан тамашачысы да шулай зурлап кабул итсен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев