Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Минтимере белән бәхетле

Бүген - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның туган көне. Кылыч кыннарында калган хәтер - Болгар җилләренең догасы. Кайсы дәверләрдән безнең тарих? Татарымның кайда кыйбласы?! Бүлгәләнгән чакта татар җаны Кыпчак, типтәр, мишәр, болгарга - Пәйгамбәре бармы, әүлиясе? Җан өрергә Шәһри Болгарга? Тарих дәшми. Идегәйле дастан - Бары хәтер, бөек үткәннәр... Татарымның...

Бүген - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның туган көне.

Кылыч кыннарында калган хәтер

- Болгар җилләренең догасы.

Кайсы дәверләрдән безнең тарих?

Татарымның кайда кыйбласы?!

Бүлгәләнгән чакта татар җаны

Кыпчак, типтәр, мишәр, болгарга -

Пәйгамбәре бармы, әүлиясе?

Җан өрергә Шәһри Болгарга?

Тарих дәшми. Идегәйле дастан -

Бары хәтер, бөек үткәннәр...

Татарымның асыл ир-егете

Туачагын еллар көткәннәр.

Тимер чыңы затлы исемендә,

Яугир рухы ага тамырда!

Минтимере белән көчле татар -

Мәҗбүр дөнья бүген танырга!

Гасырларны тезләндергән кавем!

Горурлыгы исән, рух тере!

Тарих аша киләчәккә атлый,

Халкы белән бергә Минтимере!

Болгар-Зөя... Йөз чакрымлап ара -

Хәтер ызанына кул сузым!

Игелектән, изгелектән торган,

Мәрхәмәттән торган юл озын!

Кыйтгаларны буйсындырган ханнар:

Чыңгызханнар, Батый, Хан Тимер...

Кылыч белән түгел, акыл белән

Кыяларны яулый Минтимер

Шәһри Болгар даны югалмаган -

Татар иле мәгърур тәхетле!

Мең елларны горур кичкән халкым

Минтимере белән бәхетле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев