Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәктәбе очрашуга әзерләнә

Күңгәр мәктәбеннән Инзилә Әскарова һәм Айсылу Мөхәммәдҗанова татар теленнән һәм әдәбиятыннан узучы республика олимпиадасында катнашачак. " Узган атнада мәктәптә инглиз теле атналыгы үткәрдек. Йомгаклау чарасы буларак , укучылар арасында " Әкиятләр илендә" исемле әдәби музыкаль кичә үтте, инглиз телендә стена газетасы чыгардык. 9-11 сыйныф укучылары чыгарылыш имтиханнарын , Шашы мәктәбе...

Күңгәр мәктәбеннән Инзилә Әскарова һәм Айсылу Мөхәммәдҗанова татар теленнән һәм әдәбиятыннан узучы республика олимпиадасында катнашачак. " Узган атнада мәктәптә инглиз теле атналыгы үткәрдек. Йомгаклау чарасы буларак , укучылар арасында " Әкиятләр илендә" исемле әдәби музыкаль кичә үтте, инглиз телендә стена газетасы чыгардык. 9-11 сыйныф укучылары чыгарылыш имтиханнарын , Шашы мәктәбе укучылары белән берлектә 11ләр матемиканың профиль өлешен биреп карадылар. Бүгенге көндә мәктәпне элекке елларда тәмамлаучылар катнашында узучы традицион " Студентлар белән очрашуга" әзерләнәбез. Февраль аенда исә мәктәптә " Патриотик айлык" узачак",- дип хәбәр итә мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев