Әтнә мәктәбендә экологик конференция булып узды
Олы Әтнә урта мәктәбендә каникул көннәрендә экологик конференция булып узды. Әлеге конференциядә район мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары, шулай ук биология укытучылары катнашты. Экологик темаларга багышланган чыгышларны һәм презентацияләрне "Ашыт" сакланышы инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов, Аделина Сабирова һәм мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Бадикова бәяләде. Фикерләшүләрдән соң, Олы Әтнә мәктәбеннән Камилә Абдуллина (җитәкчесе...
Олы Әтнә урта мәктәбендә каникул көннәрендә экологик конференция булып узды.
Әлеге конференциядә район мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары, шулай ук биология укытучылары катнашты. Экологик темаларга багышланган чыгышларны һәм презентацияләрне "Ашыт" сакланышы инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов, Аделина Сабирова һәм мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Бадикова бәяләде. Фикерләшүләрдән соң, Олы Әтнә мәктәбеннән Камилә Абдуллина (җитәкчесе Ләйсирә Зәйнуллина) һәм Күңгәр мәктәбеннән Рәзилә Газизова (җитәкчесе Хәмдия Галиева) беренче урынга лаек дип табылды. Икенче урында - Түбән Көек мәктәбеннән Надия Кадимова (җитәкчесе Флера Шакирова) һәм Олы Мәңгәрдән Регина Мостафина (җитәкчесе Гөлия Мөхәммәтшина). Өченче урында исә Бәрәскә мәктәбеннән Динә Хәкимуллина (җитәкчесе Гүзәл Сабирҗанова),Яңа Шашы мәктәбеннән Зилә Сәләхова (җитәкчесе Равия Закирова) һәм Комыргуҗа мәктәбеннәнГөлүсә Хакимова (җитәкчесе Рафил Миңнебаев). Иске Өҗем мәктәбеннән Атлас Габидулинның (җитәкчесе Рәшит Шәрифҗанов) эше дә аерым игътибарга лаек иде. Мәкаләнең тулы вариантын газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев