Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәктәбендә эрудициягә игътибар зур

Олы Әтнә мәктәбендә укучы балаларның киң эрудицияле булуына игътибар зур. Бу уку елында һәр атнаның пәнҗешәмбесендә эрудициягә нигезләнгән чаралар уздыралар биредә. Мәктәп директоры урынбасары Динә Галиуллина белән шул хакта сөйләштек. Узганнарына күз салсак, 6 сыйныф укучылары арасында "Яңа ел серләре" исемле интеллектуаль уен үткәрдек. Ә 7 сыйныф укучылары белән рус...

Олы Әтнә мәктәбендә укучы балаларның киң эрудицияле булуына игътибар зур. Бу уку елында һәр атнаның пәнҗешәмбесендә эрудициягә нигезләнгән чаралар уздыралар биредә. Мәктәп директоры урынбасары Динә Галиуллина белән шул хакта сөйләштек.

  • Узганнарына күз салсак, 6 сыйныф укучылары арасында "Яңа ел серләре" исемле интеллектуаль уен үткәрдек. Ә 7 сыйныф укучылары белән рус телен камил белүгә багышланган "Что? Где? Когда?" тапшыруына охшаш уен узды. Бик күңелле булды, - диде ул.

    Шунысы да бар, монда бүләкләр генә түгел, җиңүчеләргә ясалма медальләргә кадәр биргәннәр. Тырыш укучыларны да барлыйлар икән. Әйтик, 7 сыйныф укучысы Инсаф Гатауллин иң күп дөрес җавап бирүче, иң актив укучы булып танылган.

    Китапханәче Рузалия Хөсәенова үткәргән "Татар телен дә, рус телен дә яхшы бел!" исемле уенны да укучылар бик ошатканнар.

    Бүгенге көндә 7-11 сыйныф укучылары өчен "Китапханә дәресләре" бара. "Гыйбрәтле язмыш - гыйбрәтле иҗат" дип атала. Ул Хәсән Туфанның 115 еллыгына багышланган.

    Мәктәптә укучы балаларның хокукый белеменә дә игътибар зур. Хәер, монысын ришвәткә каршы көрәш көннәре уңаеннан узды дияргә дә була. 8 декабрь көнне район прокуроры урынбасары Шамил Сабиров 9-11 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде. Икенче көнне район башлыгының ришвәткә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Лилия Фәтхуллина 5-8 сыйныф укучылары белән очрашты. Аларда ришвәтчелек, аның төрләре, барлыкка килү сәбәпләре, бу очракта каралган җаваплылык буенча әңгәмә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев