Әтнә мәктәбендә коррупция турында сөйләштеләр
Олы Әтнә мәктәбенең югары сыйныф укучылары бүген коррупция темасына фикер алыштылар. . Әлеге чара 9 декабрь - Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан узды. Бу көн 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. 2003 елның 9 декабрендә Мексикада Берләшкән Милләтләр оешмасы коррупциягә каршы Конвенция төзи. Шушы уңайдан укучылар каршында район прокуроры урынбасары...
Олы Әтнә мәктәбенең югары сыйныф укучылары бүген коррупция темасына фикер алыштылар. . Әлеге чара 9 декабрь - Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан узды. Бу көн 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. 2003 елның 9 декабрендә Мексикада Берләшкән Милләтләр оешмасы коррупциягә каршы Конвенция төзи. Шушы уңайдан укучылар каршында район прокуроры урынбасары Газизов Марат Ислам улы чыгыш ясады. Үзенең чыгышында хокук органнары вәкиле коррупциягә каршы көрәшнең әһәмиятенә басым ясады. " Безнең илдә коррупөиягә каршы көрәш киң колач алды. Закон чыгаручы органнар тарафыннан әлеге заман афәтенә каршы төрле законнар кабул ителеп тора. Әмма кызганычка каршы, әлегә аны җиңү мөмкин түгел. моның өчен барыбыз да бердәм булып көрәшергә кирәк" , - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев