Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәктәбендә укытучыларга сюрприз ясадылар

"Бүген бездә - "День самоуправления", - дип каршы алды Олы Әтнә мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Динә Галиуллина.

Бәхәссез, беренче чиратта хөрмәтле Укытучылар көне. Бәйрәм уңаеннан укучылар укытучы абый-апаларына бик күңелле сюрприз ясаганнар. Алдан ук сыйныф бүлмәләрен шарлар, көзге җиләк-җимеш нигезендә натюрморт һәм төрле котлаулар язып бизәгәннәр.

Мәктәпкә килгән укытучылар ишеккә язып эленгән махсус инструктаж нигезендә, "подсказка"лар кулланып табышмак, кроссворд, мәсьәләләр чишеп, бер бүлмәдән икенчесенә йөргәннәр. Соңгысында ашханә стаканын тапканнар, ә эчендә язу: "Өйгә кайтырга телим!" Ул стаканны ашханәгә илткәч, биредә аларны алкышлап укучылар каршы алган: бәйрәм белән котлаганнар. Ул гына түгел, югары сыйныф укучылары укытучыларны алыштырып кечкенә сыйныфларга дәрес тә бирәләр. Биредә мәктәпнең бүгенге директоры, завучлары ролен дә укучылар үти. "Дулкын" оешмасыннан: президенты Динә Сәгыйтова - директор, вице-президент Энҗе Сәләхетдинова һәм Илүзә Мәүлиева - завучлар. Барысы да 11 сыйныфта белем алалар. Бу гына түгел, монда "отряд профилактики" да бар, алары мәктәптәге тәртипне саклыйлар.

Укытучылар белән әңгәмә корырга өлгердек. Күренеп тора, куанганнар, хәтта күңелләре тулган...

- Безнең хезмәт нәтиҗәсе, без тәрбияләгән укучы балалар шундый матурлык тудырганнар. Зур шатлык инде бу, - диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев