Әтнә таңы

Әтнә мәктәпләре бердәм формага күчәрме

Бердәм мәктәп формасы кабул итү тирәсендә бәхәсләр әледән әле куерып тора. Берәүләр, бар да бертөсле булсын, совет заманындагы форма кирәк, ак алъяпкычка җитми инде, дисәләр, икенчеләре укучылар үзләре теләгәнне кисен дигән фикердә тора. Билгеле булганча, 2015 елның 1 сентябрендә "Россия Федерациясендә мәгариф турында" яңа закон үз көченә керде. Андагы яңа...

Бердәм мәктәп формасы кабул итү тирәсендә бәхәсләр әледән әле куерып тора. Берәүләр, бар да бертөсле булсын, совет заманындагы форма кирәк, ак алъяпкычка җитми инде, дисәләр, икенчеләре укучылар үзләре теләгәнне кисен дигән фикердә тора.

Билгеле булганча, 2015 елның 1 сентябрендә "Россия Федерациясендә мәгариф турында" яңа закон үз көченә керде. Андагы яңа үзгәрешләрнең берсе бердәм мәктәп формасы турындагы таләпләр кую хокукын белем бирү учереждениясенә тапшырды.

Тарих битләренә күз салсак, Россиядә бердәм мәктәп формасы килеп чыгышы ерак 1834 елга барып тоташа. Ул вакытта Рәсәй империясендә мундирга карата уртак система кабул ителә һәм ул урта уку йортлары укучыларына да кагыла. Кызлар өчен бердәм гимназия формасы 1896 елдан булдырыла.

1918 елда мәктәп формасы буржуазия калдыгы дип игълан ителә.Ә менә 1948 елда, аерым уку кертелгән чорда кабаттан мәктәп формасына кире кайталар. Ул кыяфәте белән революциягә кадәрле булган мәктәп формасына ошаган була. 1962 елда совет укучыларының мәктәп формасы тагын бер кат үзгәреш кичерә. Безнең буынга бик якын булган мәктәп формасы 1992 елда мәҗбүри булудан туктый.

Барыгыз да хәтерлидер, совет чорында укучыларның бердәм формасы төсләре буенча чикләнгән булса да, фасоны буенча төрле иде. Көн дә киеп туеп китсәк, я якасын үзгәртеп, я алъяпкычына икенче төсле челтәр тегеп үзгәртеп тә җибәрә торган идек. Мондый форманы әниләр аз дигәндә 3 елга җитсен диеп алалар иде. Туганнар, күршеләр, дуслардан күчә-күчә аны берничә буын да киде.Бу билгеле кызлар формасына кагыла.

Олы Әтнә башлангыч мәктәбендә укытучылар һәм ата- ана комитетлары вәкилләре катнашында узган очрашу барышында да сүз нәкъ менә мәктәп формасы турында булды. Биредә укучылар өчен форма үрнәкләре күрсәтелде. Әти-әниләр аларның бәяләре белән дә танышты. Киләсе уку елыннан район мәктәпләрендә укучылар әнә шундый бәясе һәм сыйфаты ягыннан кулай булган мәктәп формаларына күчәргә мөмкин. Аларның фасонын әти-әни үзе сайлый ала. Бу беренче чиратта, беренче һәм бишенче сыйныфларда керә башлар дип көтелә.

Бүген укучылар нәрсә тели - шуны кия, дисәң дә була. Мәктәптә джинсы чалбар кигән кызлар, аягына сыланып торган чалбар кигән егетләрне күрү сәер булса да, аны күрмиләрме, күреп тә сүзләре үтмиме, әллә шулай тиешме- аңламассың. Гаиләләрнең дә төрлесе бар бит, кыйммәтле кием киертәсе килсә дә, хәленнән килмәгәне бар. Мәктәп укучылардан бердәм формасы булдыруны таләп итсә, билгеле, мондый күренешләргә нокта куелыр иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: