Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәктәпләре топ-100лектә

2015-2016 уку елларында Татарстанның иң яхшы шәһәр һәм авыл мәктәпләре рейтингы билгеләнде.

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы моны ачыклаганда түбәндәгеләрне искә алган: төп фәннәрдән һәм сайлап алган фән буенча БДИ нәтиҗәләре, БДИ бирмәгән чыгарылыш укучыларының проценты, гомуми БДИ бирүчеләргә карата 80 һәм күбрәк балл җыючыларның процентлата өлеше, 9-11 сыйныфта гомуми укучыларга карата Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк өлешендә җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар проценты. Куанычлы хәбәр алдык: боларны исәпләгәч, "топ-100"леккә Күңгәр һәм Олы Әтнә мәктәпләре үткән. Директорлары - Наил Гомәр улы Габидуллин һәм Гөлүсә Илдар кызы Рәхимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев