Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәктәпләренә дә ярдәм итәләр

Республикабызда «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә. Әлеге акция кысаларында районыбызның Бәрәскә урта мәктәбенә Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин капка-коймалар эшләтү өчен 250 мең сум күләмендә ярдәм ясады (хуҗалык әлеге мәктәпкә һәрдаим ярдәм итеп тора), Күәм урта мәктәбенә Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт введомостводан тыш экспертиза...

Республикабызда «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә. Әлеге акция кысаларында районыбызның Бәрәскә урта мәктәбенә Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин капка-коймалар эшләтү өчен 250 мең сум күләмендә ярдәм ясады (хуҗалык әлеге мәктәпкә һәрдаим ярдәм итеп тора), Күәм урта мәктәбенә Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт введомостводан тыш экспертиза идарәсе җитәкчесе Вадим Маркилов класс кабинетларын һәм мәктәпне җылыту өчен җиһазлар белән тәэмин итте, Олы Мәңгәр урта мәктәбенә Азат Сабиров, Күшәр төп белем бирү мәктәбенә Марат Рәхимҗанов (бүгенге көндә икесе дә Казанда яшиләр) 10 мең сум күләмендә ярдәм күрсәттеләр. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә. Һичъюгы аз гына күләмдә генә булса да, мәктәпләребез өчен бу бик зур ярдәм, диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Рәхимҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев