Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәктәпләрендә Ислам тәрбиясе

Районның дин әһелләре мәктәпләрнең әхлак фәне укытучылары белән очраштылар.

- Сезнең белән яз көне үк очрашырбыз дип ниятләгән идек. Әле дә соң түгел. Дин белән бәйле мәсьәләләрдә проблемалар юкмы, фикерләрегезне белергә, моң-зарларыгызны ишетергә телибез, - дип сораудан башлады сүзен Наил хәзрәт.

Бу өлкәдә төп проблема - дәреслекләр җитмәү икән. Моны күз алдында тотып, район мөхтәсибәте укытучыларга махсус китаплар бүләк итте. Бу уңайдан Камил Вәлиуллин авторлыгында дөнья күргән "Ислам тәрбиясе" дәреслеге, Рамил хәзрәт Юнысның "Дин тормышны җиңеләйтә" исемле вәгазьләр китабы бик урынлы булды. Уку әсбапларында гаделлеккә, милләтара татулыкка һәм экстремистлык элементларын өнәмәүгә өстенлек бирелә. Әхлак укытучылары да һәр атнаның ике сәгатьлек дәресендә шушы проблемаларның игътибар үзәгендә булуын ассызыкладылар.

Күңгәр мәчетеннән Рубис хәзрәт укыту процессында нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне билгеләде. Аларның һәрберсен террорчылыкка каршы көрәш һәм бу өлкәдәге профилактик ысуллар белән бәйләп сөйләде. Соңыннан уртак фикер яңгырады:

- Ислам динендә каралган уңай сыйфатларны үзләштерү белән бергә, динебезгә хас булмаган тискәре агымнарны читләштерү көнүзәк мәсьәләләр, - дигән фикергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: террорчылыкка – юк!