Әтнә мәктәпләренең рейтинг нәтиҗәләре билгеләнде
Мәктәпләрнең рейтинг нәтиҗәләре билгеләнде Узган 2014 - 2015 уку елы нәтиҗәләре буенча мәгариф бүлеге тарафыннан район мәктәпләре рейтингы әзерләнде. Әлеге рейтингның максаты: район мәктәпләрендә белем бирүнең сыйфатына комплекслы бәя бирү. Рейтингның бурычлары исә түбәндәгеләрдән гыйбәрәт: - педагогик коллективларның белем бирүне камилләштерүгә мотивацияләрен үстерү; - белем бирү оешмаларында белем бирү процессын...
Мәктәпләрнең рейтинг нәтиҗәләре билгеләнде
Узган 2014 - 2015 уку елы нәтиҗәләре буенча мәгариф бүлеге тарафыннан район мәктәпләре рейтингы әзерләнде.
Әлеге рейтингның максаты: район мәктәпләрендә белем бирүнең сыйфатына комплекслы бәя бирү. Рейтингның бурычлары исә түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:
- педагогик коллективларның белем бирүне камилләштерүгә мотивацияләрен үстерү;
- белем бирү оешмаларында белем бирү процессын оештыру дәрәҗәсен күтәрү;
- белем бирүнең сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге турында дифференциаль һәм төрле яклы, шул исәптән педагогларның профессиональ уңышлары турында мәгълүмат алу.
2014-2015 уку елы нәтиҗәләре буенча башкарылган рейтингта урта гомуми белем бирү мәктәпләренә белем бирү оешмалары буларак эффективлылыкка бәя бирелде. Критерийлар түбәндәге төп юнәлешләр буенча төзелде:
- укучыларның белем сыйфаты;
- милли мәгариф;
- сәләтле балалар белән эш системасы;
- тәрбия эше;
- куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм сәламәтлекне саклау эшчәнлеге;
- кадрларның үсеш сыйфаты.
Соңыннан рейтинг нәтиҗәләре буенча белем бирү оешмаларына рейтинг коэффициенты бирелде.
Рейтингны формалаштыру барлык критерийларның балларын бергә кушу нәтиҗәсендә килеп чыкты.
№ |
Мәктәп исеме |
Баллар суммасы |
Рейтинг коэффициенты |
1 |
Күңгәр урта мәктәбе |
97 |
1,33 |
2 |
Олы Әтнә урта мәктәбе |
93 |
1,28 |
3 |
Олы Мәңгәр урта мәктәбе |
90 |
1,23 |
4 |
Күәм урта мәктәбе |
75 |
1,03 |
5 |
Түбән Көек урта мәктәбе |
71 |
0,97 |
6 |
Бәрәскә урта мәктәбе |
67 |
0,92 |
7 |
Яҗа Шашы урта мәктәбе |
62 |
0,85 |
8 |
Коморгуҗа урта мәктәбе |
61 |
0,84 |
9 |
Күлле-Киме урта мәктәбе |
52 |
0,71 |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев