Әтнә таңы

Әтнә мөселманнары да Кадер кичен көтә

Рамазан аеның соңгы көннәре. Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн. Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт...

Рамазан аеның соңгы көннәре. Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догалары булса иде. Ислам диненең хаклыгына ышанып, ислам шәригате белән гамәл кылучы мөхтәрәм мөселманнар! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Аллаһы Тәгалә бөтен айларның солтаны булган мөбарәк рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылса иде. Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә ике җомга арасында фаный дөньядан мәңгелек ахирәткә күчкән газиз дин кардәшләребезнең гөнаһларын гафу итеп, үзенең рәхмәтенә ирештерсә иде.

Мөхтәрәм җәмәгать! Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам хәзрәтләре үзенең мөбарәк хәдисендә: "Рамазан аеның беренче ун көнлеге - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте көннәре, икенче ун көнлеге - гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көнлеге - җәһәннәм утыннан котылу көннәре", - дигән (Ибне Хузәймә, Сахих). Без Аллаһның рәхмәте белән 25 нче көнгә ирештек. Рамазан аеның соңгы ун көннәре аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында истәлекле көннәр бар. Рамазанның 21 нче көне бөтен ислам дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи-Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан табыну өчен хезмәт иткән 365 потларны-таш сыннарны чыгарттыра. Шулай итеп, Фәтех Мәккә көнне Кәгъбәтулла фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кыла торган йортка әйләнә. Фәтех Мәккә көне ислам динендә ялганның җиңелүе, хакыйкать җиңү көне булып тора.

Хөрмәтле мөселманнар! Әгәр тоткан юлыбыз дөрес, ниятләребез ихлас булса, иншАллаһ, без дә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам һәм аның сәхабәләре кебек җиңечүләрдән булачакбыз.

Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә бик кыйммәтле, мөкатдәс бер кичә бар, ул - Кадер кичәсе.

Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган. Аллаһ Раббыбыз бу мөбарәк кичә турында үзенең Китабында болай дип әйтә:

إِنَّا أَنزَلْنَاهُ فِي لَيْلَةِ الْقَدْرِ وَمَا أَدْرَاكَ مَا لَيْلَةُ الْقَدْرِ لَيْلَةُ الْقَدْرِ خَيْرٌ مِّنْ أَلْفِ شَهْرٍ تَنَزَّلُ الْمَلَائِكَةُ وَالرُّوحُ فِيهَا بِإِذْنِ رَبِّهِم مِّن كُلِّ أَمْرٍ سَلَامٌ هِيَ حَتَّى مَطْلَعِ الْفَجْرِ "(1) Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. (2) Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме? (3) Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. (4) Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. (5) Кадер кичәсе - иминлек кичәсе - таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр" ("Кадер" сүрәсе).

Реклама

Бу сүрәдә Аллаһы Тәгалә барыбызга да Кадер кичәсенең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә. Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен, хәтта бер изге сүз өчен булса да, Аллаһ Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирә. Әгәр Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне башка айларда, кичәләрдә кылсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмас идек. Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Безнең хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны рамазан аеның 27 нче көненә каршы кич дип белдерәләр.

Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф кылган, ягъни мәчеттә торып, күп тәгать-гыйбадәтләр һәм догалар кылган. Игътикяф кылып, без үзебезнең күңелләребезне сафландырабыз, йомшартабыз, Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз. Кодси хәдистә Аллаһ Раббыбыз әйткән: "Әгәр кеше Минем бер уч төбе кадәр якынайса, Мин аның бер кулы кадәр якынаермын. Әгәр Миңа атлап килсә, Мин аңа йөгереп килермен"

Мөхтәрәм җәмәгать! Әгәр игътикяф кылырга хәлебездән килми икән, без өйләребездә дә төнге нәфел гыйбадәтләр, истигъфарлар, догалар кылып, Кадер кичәсен каршы ала алабыз. Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам әйткән: "Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер", - дигән (Бохари, Мөслим). Әнәс (Аллаһ аннан разый булса иде!) риваять итә. Мөбарәк рамазан аенда Пәйгамбәребез галәйһиссәлам безгә болай дип әйтте: "Сезгә рамазан ае килде, бу айда мең айдан да хәерлерәк булган кичә бар. Кем бу кичәдән мәхрүм булса, бөтен изгелекләрдән мәхрүм булыр. Бу кичәдән бары тик бәхетсезләр генә мәхрүм буладыр", - диде (Әхмәд бине Хәнбәл, Муснад). Нәфел гыйбадәтләренең фазыйләте турында икенче бер кодси хәдистә болай диелгән: "Бәндә Миңа нәфел гыйбадәтләрен кылып якынаер. Мин аны яраткач, аның ишетүче колагы, күрә торган күзе, тота торган кулы, йөри торган аягы булачакмын. Ул Миннән берәр нәрсә сораса, Мин аңа, һичшиксез, аны бирәчәкмен. Миннән яклау сораса, яклаячакмын" (Бохари). Бу хәдисне галимнәр болай дип аңлаталар: Аллаһы Тәгалә өстәмә гамәлләрне, ягъни нәфел гыйбадәтләрен кылучыны үзенә якынайта һәм аны иман дәрәҗәсеннән ихсан дәрәҗәсенә күтәрә, шуның нәтиҗәсендә кеше Аллаһны күргән кебек гыйбадәт кыла башлый, аның йөрәге Аллаһка карата мәхәббәт, хөрмәт, курку белән тула. Ниһаять, Аллаһы Тәгаләне танып белү сәбәпле, ул күңел күзе белән күрә башлый. Калеб нәфес хакимлегеннән азат ителә һәм Аллаһы Тәгалә теләгәнне генә тели башлый. Шундый калебкә ия булган кеше Аллаһны искә алмыйча бернәрсә дә сөйләми, Аның боерыгыннан тыш бернәрсә дә кылмый, сөйләгәндә Аллаһның ярдәме белән сөйли, караганда Аллаһның ярдәме белән карый, берәр әйбер тотканда Аның ярдәмендә тота.

Мөхтәрәм җәмәгать! Кадер кичәсенең шундый билгеләре бар: ул кичә аяз була, артык суык та, эссе дә булмый, кар-яңгыр яумый, җил исми. Кадер кичәсе тын һәм нурлы була. Кадер кичәсендә йолдызлар да атылмый. Кадер кичәсеннән соң килгән көннең кояшы артык якты булмый. Ул кичәдә фәрештәләр Аллаһның рәхмәтен таратырлар, шайтан да үзенең мәкерлеген кыла алмас. Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын!) Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән сораган: «Йә рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?" Аллаһның рәсүле галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһүммә иннәкә гафуун түхиббүл гафвә фәгъфу ганни. (Әй Аллаһым, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың - гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка), - дип дога кыл», - диде.

Хөрмәтле мөселманнар! Рамазан аеның санаулы көннәре калды, Аллаһы Раббыбыз шушы көннәрдә изге гамәлләребезне күбрәк кылуны насыйп итсә иде. Ибне Габбас дигән сәхабә (Аллаһ аннан разый булсын!) әйткән: «Пәйгамбәребез галәйһиссәлам кешеләрнең иң юмарты иде һәм рамазан башланса, аның иң юмарт вакыты башлана иде», - дигән. Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын!) әйткән: «Рәсүлебез иң юмарт кешеләрдән иде. Иң юмарт вакыты рамазанда башлана иде, һәр богаулыны азат итә иде һәм һәр сораучыга бирә иде». Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһ юмарт һәм Ул юмартлыкны сөядер», - дигән. Икенче хәдис-шәрифтә: «Иң хәерле сәдака - ул да булса рамазан сәдакасыдыр», - дип әйтелгән.

Бөтен дөнья мөселманнары изге Рамазан аенда Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән үрнәк алып, кешеләрне авыз ачтыралар, ифтар мәҗлесләре үткәрәләр. Искә төшерик, мөхтәрәм җәмәгать! Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, шул кеше күпме ураза тотучыны ашаткан булса, аларның бөтенесенең дә әҗерләрен үзенә алыр, шуның өстәвенә ураза тотучыларның да әҗерләре кимемәс». Икенче хәдистә: "Рамазан аенда ураза тотучыны авыз ачтырсаң, ул синең гөнаһларыңа каффәрәт булып, уттан котылуыңа сәбәп булыр", - диелгән. Сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең бу сүзләрен ишеткәч, бик тәэсирләнделәр, тик бөтенесенең дә авыз ачтыртып ураза тотучыларны ашатырга хәленнән килмәгәнлектән, бу турыда алар Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) әйткәннәр. Рәсүлебез галәйһиссәлам аларга: «Нияте изгедә булып, ураза тотучыны бер хөрмә яки бер йотым су белән булса да авыз ачтырсагыз, сез шундый ук әҗер алырсыз, бу изге эшегез өчен Раббыгыз сезне Кыямәт көнендә шундый су эчерер, бәндәнең җәннәткә кергәнчегә хәтле башка бер дә эчәсе килмәс», - дигән.

Газиз дин кардәшләрем! Нәфескә каршы торып, рамазанның соңгы көннәрен игелекле гамәлләребез, нәфел гыйбадәтләре, зикерләр, тәүбәләребез белән бизик, Аллаһның рәхмәтеннән, мәгъфирәтеннән (ярлыкавыннан. - Ред.) мәхрүм булмыйк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: