Әтнә таңы

Әтнә мөселманнары Уразага кайчан керә?

Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышында: «Рамазанның беренче көне - 18 июнь. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла», - дип хәл иттеләр. Бу хакта Интернет челтәрендә язып чыктылар. Утырышны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды, шура әгъзалары катнашты. Рамазанның соңгы көне - 16 июль, ә 17 июльдә Ураза бәйрәменең...

Реклама

Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышында: «Рамазанның беренче көне - 18 июнь. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла», - дип хәл иттеләр. Бу хакта Интернет челтәрендә язып чыктылар. Утырышны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды, шура әгъзалары катнашты. Рамазанның соңгы көне - 16 июль, ә 17 июльдә Ураза бәйрәменең беренче көне узачак. Шул ук вакытта Тәравих намазында 20 рәкагать укылырга тиеш, дигән фикергә килделәр. Ә менә Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләячәкләр. Бәясе арпа буенча бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә буенча 500 сум тәшкил итә. Фидия сәдакасы исә - 200 сум. Нисаб көмеш бәясеннән чыгып исәпләгәндә 18000 сум була. Әгәр аны алтын бәясеннән чыгып исәпләсәк 170000 сум тәшкил итә. Ураза тотмаган көннәр өчен Фидия сәдакасы бирергә кирәк. Дөрес, моның сәбәпләре җитди булырга тиеш. Кыскасы, уразаны Рамазан аенда тота алмаган кешеләр башка вакытта тота алалар, бөтенләй тота алмаганнар гына фидия сәдакасе түлиләр. Рамазан аенда Фитыр сәдакасы, шулай ук Зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасен мөселман саналалган һәркем бирергә тиеш. Ә Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Һәм ул сәдакане мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бөтен кеше дә бирергә тиеш. Фитыр сәдакасын гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән чыгып түли. Андый мөмкинлеге булмаса, моны башкару гаиләдәге башка ир-ат өстенә төшә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: