Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәшгульлек үзәгендә – вакансияләр ярминкәсе

Әтнә мәшгульлек һәм эш белән тәэмин итү үзәгендә беренче тапкыр вакансияләр ярминкәсе булып узды. Әлеге оешманың инспекторы Венера Мәгсумова сүзләренә караганда, иң башта өч оешма вәкилләрен чакырып эшләгәннәр. Болар - мәдәният бүлеге, "Тукай" ачык акционерлык оешмасы һәм ИП Абдуллазянов кибетләренең кадрлар бүлеге җитәкчеләре. Эшкә чакырылучыларга таләпләр һәр кайсының үзенеке. Мәсәлән,...

Әтнә мәшгульлек һәм эш белән тәэмин итү үзәгендә беренче тапкыр вакансияләр ярминкәсе булып узды. Әлеге оешманың инспекторы Венера Мәгсумова сүзләренә караганда, иң башта өч оешма вәкилләрен чакырып эшләгәннәр. Болар - мәдәният бүлеге, "Тукай" ачык акционерлык оешмасы һәм ИП Абдуллазянов кибетләренең кадрлар бүлеге җитәкчеләре. Эшкә чакырылучыларга таләпләр һәр кайсының үзенеке. Мәсәлән, мәдәният бүлеге кадрлар бүлеге җитәкчесе Резеда Галяведтинова әйтүенчә, мәдәният бүлегендә өч вакансия бар.Мамаыж, Иске Җогып клубларына җитәкче, Дусым халык театрына режиссер кирәк. Таләпләре - югары яки урта махсус белем булу, 3 еллык эш стажы. Аларга хезмәт хакы 10 меңнән башлап. Тукай җәмгыятенә ипи пешерүчеләр, кондитер кирәк. Урта яшьтәгеләр булса әйбәтрәк ди, әлеге җәмгыять вәкиле Румия Шагидуллина. Язманың тулы вариантын "Әтнә таңы" газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев