Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мулласы

Хәтер Гомер мизгел икән Җирдән китү-үлем түгел әле, Исән булса сине белгәннәр... (Харрас Әюп) Аккан сулар, искән җилләр кебек гомер дигәнең уза да китә икән. Минем ирем, Күәм авылының элекке мулласы Тәлгать хәзрәт Фәттахов та июнь аеның иң матур иртәсендә бакыйлыкка күчте. Әй ул көннәр... үтмәс кебек иде, Аллаһы Тәгалә...

Хәтер
Гомер мизгел икән
Җирдән китү-үлем түгел әле,
Исән булса сине белгәннәр... (Харрас Әюп)

Аккан сулар, искән җилләр кебек гомер дигәнең уза да китә икән. Минем ирем, Күәм авылының элекке мулласы Тәлгать хәзрәт Фәттахов та июнь аеның иң матур иртәсендә бакыйлыкка күчте. Әй ул көннәр... үтмәс кебек иде, Аллаһы Тәгалә үзе булыша, сабыр итәргә көч бирә икән. Тәлгатьнең бу дөньяда укыган коръәннәрен, догаларын Аллаһы Тәгалә ишеткән кебек, сабыр гына җиңеллек белән бу дөньядан ахирәткә күчте. Бу көнне айлар буе көткән яңгыр явып, барлык җан иясен сөендерде.
- Тәлгать хәзрәтнең коръән укулары йөрәкләребезгә үтеп керә иде, без аны мәңге истән чыгармабыз,- диючеләр дә булды.
Без, аның гаиләсе, мәрхүм турында яхшы сүзләр әйтүчеләргә бик рәхмәтле. Тәлгать гомер буе яхшылыклар эшләде. Башкарган эшләре дә аз булмады. Авылыбыз мәчетен төзек тоту өчен бик тырышты. Кешеләр биргән сәдака акчаларын кассиры Абдуллин Рүзәлгә биреп бардыы. Алар һәрвакыт халык белән киңәшләшеп, кирәк урынга тотып бардылар бу акчаларны. Бу хакта язып тормыйм, авылдашлар моны болай да яхшы белә. Чөнки барысы да халык күз алдында эшләнде, Аллага шөкер. Әллә кайларга барып укымаса да, ул бик ихлас кеше иде. Үзенең хезмәтенә бик җаваплы карады. Ул үзлегеннән бик күп укыды. Дини китаплар уку белән беррәттән дини газеталар да алдырып укый иде. Пәйгамбәрләр тарихын белә иде. Ә китаплар бездә электән бар, әткәйдән калган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев