Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә муниципаль районына яңа җитәкче билгеләнде

Дүшәмбе, 21 сентябрь көнне, Әтнә дәүләт драма театры бинасында 13 сентябрь - Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау нәтиҗәләре буенча район советы депутатларының сессиясе булды. Сессия эшендә район советы депутатлары, авыл советы депутатлары, оешма җитәкчеләре һәм Казаннан килгән кунак - Татарстан Республикасының Дәүләт Советы...

Дүшәмбе, 21 сентябрь көнне, Әтнә дәүләт драма театры бинасында 13 сентябрь - Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау нәтиҗәләре буенча район советы депутатларының сессиясе булды. Сессия эшендә район советы депутатлары, авыл советы депутатлары, оешма җитәкчеләре һәм Казаннан килгән кунак - Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров катнашты, ТР Президентын, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда активлык күрсәткән өчен рәхмәтен белдерде, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикерен җиткереп, Әтнә районы башлыгы кандидатурасына Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовны тәкъдим итеп: "Әтнәнең бүген үз йөзе бар, үсеше бар, сезнең җирлектә профессиональ театрның эшләве дә халыкның рухи дөньясының бай булуын күрсәтә..." - дип, үзенең фикерләрен дә җиткерде.

Шулай ук "Бердәм Россия"нең Әтнә район советы фракциясенең яңа сайланган җитәкчесе Айрат Каюмов та бүген узган "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсенең XXIV конференциясе делегатларының яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан район башлыгы кандидатурасына район советы депутаты Габделәхәт Гыйлемхан улын күрсәтүен әйтте.

Авыл советы депутаты, "Таң" җитештерү хуҗалыгы рәисе Алмаз Сибагатуллин да район башлыгы кандидатурасына Габделәхәт Гыйлемхан улы кандидатурасын күрсәтеп, дәлилләп тә бирде. "Әтнәнең чынлап та бүген үз йөзе бар, Әтнә районына булган ихтирамны без, әтнәлеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре, аеруча сизәбез. Сөт җитештерү буенча районыбыз гел беренче урында бара, бу районыбыз җитәкчесе Габделәхәт Гыйлемхан улының эзлекле эшләве нәтиҗәсе..." - диде.

Сессия район уставы һәм муниципаль берәмлек депутатларының яшерен тавыш бирү юлы белән Әтнә районы башлыгы итеп Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовны сайлады. Әйтергә кирәк районыбыз башлыгы яңа срокка бертавыштан сайланды.

- Миңа ышаныч күрсәтүегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм, аеруча Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның минем кандидатурамны тәкъдим итүе минем өчен олы дәрәҗә. Һәркайсыгызга рәхмәт. Мин көчемнән килгәнчә тырышырмын, Ходай да рәхмәтен салсын иде дип телим, - диде Габделәхәт Хәкимов.

Шулай ук сессия бертавыштан район советы рәисе урынбасары вазыйфасына Айрат Фәнил улы Каюмовны сайлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев