Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Әниләре - бәйрәм белән

"Бергәләп чәй эчү - үзе рәхәт" 29 ноябрь - Әниләр көне. Әлеге бәйрәм 1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Башка илләрдә Әниләр көне төрле көннәрдә билгеләнә. Күбесендә май аеның икенче якшәмбесенә туры килә. Мәсәлән: Эстония, Украина, Америка, Кипр, Дания, Финляндия, Германия, Италия, Турция, Австралия, Япония, Бельгия, Мальта илләрендә....

"Бергәләп чәй эчү - үзе рәхәт"

29 ноябрь - Әниләр көне. Әлеге бәйрәм 1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Башка илләрдә Әниләр көне төрле көннәрдә билгеләнә. Күбесендә май аеның икенче якшәмбесенә туры килә. Мәсәлән: Эстония, Украина, Америка, Кипр, Дания, Финляндия, Германия, Италия, Турция, Австралия, Япония, Бельгия, Мальта илләрендә. Мисырда - 19 март, Беларуста - 14 октябрь, Грузиядә - 3 март, Әрмәнстанда 7 апрельдә бәйрәм итәләр.

Әлеге бәйрәмнең максаты - хатын-кызга карата булган игътибарлылык традициясен саклау, гаилә мөнәсәбәтләрен тагын да ныгыту һәм иң мөһиме һәркемнең тормышында иң кирәк, иң мөһим, төп кешеләрнең берсе булган Әниләребезне олылау.

Бүгенге көндә районыбызда 131 күп балалы гаилә бар. Шуларның бары берсендә генә 6 бала, 11ендә - 4, ә 119ында 3 бала тәрбиялиләр.

Әйшияз авылында гомер итүче Фәридә Гәрәева күп балалы әниләрнең берсе. Тормыш иптәше Илдус белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларның олысы - Илназ исемле, 16 яшь тулган. Кызлары Илүзәгә - 12, Әлфинәгә 9 яшь. Кечкенәсе Зилиягә әле бер яшь ярым гына. Әти-әни икесе дә "Уңыш" хуҗалыгында эшлиләр. Фәридә инде 15 ел фермада сыерлар сава. Илдус - хуҗалыкның алыштыргысыз тракторчысы. Улы Илназ да: "Беркая да китәсем килми, әти, синең кебек тракторчы булырга телим", - дигән. Ишле гаилә авыл хуҗалыгында эшләү исәбенә, бер дигән йорт-җир җитештерде. Ике катлы йортлары ерактан балкып тора.

- Күп бала тәрбияләүне авыр санаучыларга аптырыйм мин. Бик күңелле бит ул. Барың бергә җыелып түгәрәк өстәл артына утырып чәй эчү - үзе бер рәхәт, - ди бәхетле ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев