Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә оешмалары арасында театраль-концерт старт алды

Әтнә оешмалары арасында театраль-концерт старт алды Таякның иң юан башы райгаз хезмәткәрләре һәм дә Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары җилкәсенә төште. Ни генә дисәктә беренче булулары бик җиңелдән түгел ул. Тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Театраль-концерт тамашаны карарга килүчеләр дә: "Белгән кешеләрне каравы күңелле дә, рәхәт тә",...

Әтнә оешмалары арасында театраль-концерт старт алды

Таякның иң юан башы райгаз хезмәткәрләре һәм дә Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары җилкәсенә төште. Ни генә дисәктә беренче булулары бик җиңелдән түгел ул. Тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде.

Театраль-концерт тамашаны карарга килүчеләр дә: "Белгән кешеләрне каравы күңелле дә, рәхәт тә", диештеләр. Хак сүзләр. Профессиональ артист халкы кырыйда торсын. Үзебезнекеләр дә алардан ким түгел безнең. Гомумән, Әтнә халкы элек-электән оешмалар арасында барган төрле чараларга бик теләп йөри. Бу юлы да рәхәтләнеп карадык, еладык, сокландык, горурландык.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда сәхнәдәге хатирәләр агышы тамашачыларны үткәннәргә алып кайтты. Тамаша һәр атнаның җомга-шимбә көннәрендә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев