Әтнә оныгы Таһир Насыйбуллин Кытайга ник киткән?

Мөндеш егете Азат Насыйбуллин белән Күшәр кызы Миләүшә Насыйбуллинаның улы Таһир Насыйбуллин 6 март көнне Кытайга китте. Ник китте? Юллама белән 2 елга Кытай илчелегендә тәрҗемә белән эшләп, Кытай балаларына тел белемен бирер өчен. Таһир Азат улының 8 тел белүен бер язган идем. Әтнә оныгы Кытай телен дә камил белә,...
Мөндеш егете Азат Насыйбуллин белән Күшәр кызы Миләүшә Насыйбуллинаның улы Таһир Насыйбуллин 6 март көнне Кытайга китте.
Ник китте? Юллама белән 2 елга Кытай илчелегендә тәрҗемә белән эшләп, Кытай балаларына тел белемен бирер өчен. Таһир Азат улының 8 тел белүен бер язган идем. Әтнә оныгы Кытай телен дә камил белә, ул аңа Мәскәүдә укыганда өйрәнә. "Иң авыр тел- Кытай теле, аннан кала гарәп теле", - дип әйтә иде КДУда гарәп теленнән белем биргән укытучым Җәмил абый Зәйнуллин. Таһирның тырышлыгын күрсәтәсем килгәнгә язуым. Ә ул бүген әнә шул тел хуҗалары янәшәсендә йөри.
Һәм без аның белән элемтәгә кердек. Тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек. Ят, күз күрмәгән җир бит. Безгә бар да кызык.
- Мәскәүдән Гонконг шәһәренә 11 сәгать самолетта очтым. Шеньчжень шәһәренә метрода килдем. Беренче эшем итеп Шеньчжень шәһәренең 1996 елда төзелгән мәчетенә кереп намаз укыдым. Ул мәчетнең матурлыгын сурәтләп бетерергә сүзләр җитмәс. Миңа кытайлар шаккатып карыйлар, озын, сакаллы европалыны бөтенләй күргәннәре юк. Һәрьяктан фотога төшерәләр. Халык бик ачык. Алар белән инглиз, кытай телендә аралашам. Кытайның миңа ошамаган ягы- ризыклары бик ачы (острый). Ә болай якыннарымның, җитәкчелекнең ышанычын аклап кайтырмын дип уйлыйм. Әтнәләргә бик күп сәлам җибәрәм...- диде ТаҺир Насыйбуллин.
" Мин бераз гына киләчәктә! Кытайның Гонконг шәһәренә барып төшкәч шулай тоелды. Вакыт монда бездәгедән 5 сәгать алда. Температура 25 градус җылы",- дип тә өстәде Әтнә егете.
Без Сезгә Кытай яңалыкларын, Таһирның фикерләрен җиткереп барырга тырышырбыз. Ә әлегә фотосурәтләр карагыз.
Сүрия Мингатина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 12:30Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә? Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.100
-
16 гыйнвар 2021 - 11:10Ничә градус салкын булганда балалар мәктәпкә бармый һәм физкультурада урамга чыкмый? Һава торышы салкын булганда мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелә.2000
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.3400
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.9600
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга7400
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.7300
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.11000
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.13600
-
15 гыйнвар 2021 - 14:45КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Күпчелек татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.5100
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.23801
-
15 гыйнвар 2021 - 12:00Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Әтнә шифаханәсе яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү турында игълан итә.10200
-
15 гыйнвар 2021 - 11:14Иң күп протокол - маска өчен "Узган ел балигъ булмаганнар катнашында закон бозулар буенча төзелгән административ протоколларның иң күбесе - маскасыз булган өчен төзелгән", - дип хәбәр итә район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Найлә Баһаветдинова.12600
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.23700
-
11 гыйнвар 2021 - 18:10Уҗымнарга бәйле вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең һәм көзге культураларның уңдырышлылыгын, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.19900
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 09:10Коронавируска вакцина ясаттыгызмы?Алган мәгълүматларга караганда, 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.4400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.65200
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.25501
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.23801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика