Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә оныгының никахы булды

24 декабрь көнне "Казан нуры" мәчетендә Таһир Азат улы Насыйбуллин белән аның тормыш итәргә дип сайлаган яры Элинага Алмаз хәзрәт никах укыды. Аллаһы Тәгалә кушканын үтәп, ике якның да әти-әниләрнең ризалыгын алып, җәмгыятебездә тагын бер гаилә төзелде. Әтнә районының Күшәр белән Мөндеш авыллары арасын таптап үскән, тыйнак, күп белүче (8...

24 декабрь көнне "Казан нуры" мәчетендә Таһир Азат улы Насыйбуллин белән аның тормыш итәргә дип сайлаган яры Элинага Алмаз хәзрәт никах укыды.

Аллаһы Тәгалә кушканын үтәп, ике якның да әти-әниләрнең ризалыгын алып, җәмгыятебездә тагын бер гаилә төзелде.

Әтнә районының Күшәр белән Мөндеш авыллары арасын таптап үскән, тыйнак, күп белүче (8 телне камил белә), матур сөйләүче, сер тота белүче, затлы егете дә гаиләле булды.

Шулай итеп хәбәрчебез, Күшәрнең Миләүшәсе белән Мөндешнең Азат Насыйбуллиннар гаиләсенә килен төште.

Әтнә районы халкы әнисенең иҗат кичәләрен үткәрүгә күп көчен керткән, үзе дә сөйләме белән халыкны үзенә гашыйк иткән Таһирга, аның җәмәгате Элинага сәламәтлек, тигез, кайнар мәхәббәт тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев