Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә осталары

Бер урамның өч остасы Әтнә ягыннан килгәндә, зират турысына җиткәч, сулга борылып Олы Мәңгәрнең халык телендә «Акбай» дип йөртелгән Ленин урамына килеп керәсең. Урамның озынлыгы берничә йөз метр гына булса да, кайчандыр ул халыкның тыгыз утыруы, халык санының күп булуы белән аерылып торды. Зиратка терәлеп утырган , шулай ук инеш...

Бер урамның өч остасы

Әтнә ягыннан килгәндә, зират турысына җиткәч, сулга борылып Олы Мәңгәрнең халык телендә «Акбай» дип йөртелгән Ленин урамына килеп керәсең.

Урамның озынлыгы берничә йөз метр гына булса да, кайчандыр ул халыкның тыгыз утыруы, халык санының күп булуы белән аерылып торды. Зиратка терәлеп утырган , шулай ук инеш буендагы дистәләгән нигез урыннары әле дә шәйләнә. Авылыбызның шагыйре, аның тарихын өйрәнгән Вилдан Мәхмүт әйтүенчә, бу урамга кайчангдыр мари ягыннан килеп төпләнгәннәр. Чын хезмәт кешеләре яши анда. Кызганыч, күбесе бакый дөньяга күчеп беттеләр, ләкин байтагын халык әле дә сагынып искә ала.

Беркәнне телевизордан бер бик оста тимерчене күрсәттеләр. Ул коеп та, чүкеп тә, тимердән бик матур эшләнмәләр, бизәкләр, чәчәкләр ясый, кыскасы, могҗизалар тудыра. Шунда күз алдыма Мәңгәр тимерчеләре килеп басты.

Элек-электән тимерче һөнәре дәрәҗәле саналган. Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алгач, татарларның корал ясауларыннан, баш күтәрүләреннән куркып, аларга тимерчелек белән шөгыльләнүне тыйган. Татар авылларына урыс тимерчеләре китерелгән. Өлкән буын вәкилләре әле дә хәтерлиләрдер, безнең Олы Мәңгәрдә дә Василий дәдәй ( авыл халкы аны " Бачылый" дип йөртте) тимерчелек итте, аннары аны улы Михаил ( Мишка абый) алыштырды. Бик оста, карусыз кешеләр иде, халык әле дә аларны зур хөрмәт белән искә ала. Мишка абыйның кызы Галина Михайловна әле исән. Ул Мәңгәр халкына ике гасыр дәвамында игелекле хезмәт күрсәткән урыс тимерчеләр династиясенең соңгы бер вәкиле.

Тимерче алачыгы элек авылның төрле урыннарында булып, күченеп йөрде. 1965-66 елларда колхозда заманча гараж төзелгәч кенә тимерчелеккә анда бер почмак бирелде. Мишка абыйда ярдәмче булып эшләгәндә тимерче һөнәрен бөтен нечкәлекләре белән үзләштергән, "Акбай" да яшәүче Фоат Галиев тимерчелек цехын җиһазлап, шунда эшли башлады. Гараж гөрли, кечкенә генә бер заводны хәтерләтә. Бу заводның иң әһәмиятле , кирәкле өлеше- тимерче алачыгы. Ул чорда телевизор бик аз кешедә, интернетны әйткән дә юк. Авыл малайларындагы "ат җене" "техника җене" белән алмашына башлаган вакыт. Шуңа күрә алар гараж тирәсендә чуалалар, тимерче алачыгын да күздән югалтмыйлар. Фоат абыйларының тимердән могжизалар тудыруын сокланып күзәтәләр. Менә ул җайлап кына горнага ут кабызып җибәрә, өрдергечне ялгый. Учактагы күмер төрле төсләр белән яна, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек иңә. Ут кеше өчен яшәү чыганагы. Юкка гына безнең борынгы бабабаларыбыз утка табынмагандыр. Тимерче әйләнмә түгәрәк станга урнаштырган, күбесе үзе ясаган инструментларын күздән кичерә. Алар шулкадәр күп, арасында ниндиләре генәюк. Фоат абый кирәклеләрен сайлап ала, акрын гына моңлы итеп җыр суза: Аерды безне юллар, күрешүне теләп калды, сузылган куллар...

Ул чорда авыл кешесе тормышын тимерчелектән башка күз алдына китерә алмый иде. Кайсына хайван арканларга тимер казык, кайсына ишек келәсе, кайсына мич капкачы кирәк. Алачыктан кеше өзелми, чират барлыкка килә. Ул һәркемнең гозерен үтәргә тырыша., берәүне дә кире бормый. Эшен җиренә җиткереп башкара, хезмәте өчен акча сорамый. Гаражда да эшнең иге-чиге юк. Урманнан кышын - җәен төзү материалы ташыйлар, чокыр- чакырлы юлда техника тиз сафтан чыга. Фоат абыйга аларны төзәтергә, трактор чаналары ясарга, арбаларны ремонтларга, фермада торбалар ярылса да, котельня сафтан чыкса аларны да карарга кирәк. Кыш буе тагылма коралларны ремонтлау да Фоат абыйсыз булмый. Яшерен- батырын түгел, ул чорда контроль юк диярлек, юлда колхоз шоферлары салгалап йөриләр, аварияләр булмый калмый. Авыл кешесендә булган аз сандагфы җиңел машиналар даватылып, кузовлары яньчелеп кайта. Аларны да тиз арада , кеше кара күргәнче төзәтеп куярга кирәк. Монда инде Фоат абый - Алла. Ул үзенең төрле эш коралларын, җайланмаларын тартып чыгара, кайберләрен кабат эшли. Ватылган, яньчелгән машинага бераз карап, уйланып тора да эшкә керешә. Кичектергесез эш чыгып, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килсәң дә, Фоат абый сине кире бормый. Ул "юк" , " булмый" дигән сүзләрне белми дә иде , ахрысы.

Авылларда 60- 70 елларда өй түбәләрен калайга алмаштыра башладылар. Ул чорда стандарт булмаган, калын, тиз сынучан " казан калае" кулланыла иде. Мондый калай белән эшләү зур хезмәт, түземлелек, күп вакыт таләп итә. Фоат абый беренче булып шул калайдан түбә яба башлады. Ул җәй көннәрне иртән сәгать өчтә торып, сәгать 6 га кадәр хуҗалыкта түбә яба, аннан тимерче алачыгына ашыга. Кичке якта караңгы төшкәнче тагын хуҗалыкта. Түбә яптырырга дип аңа күрше авыллардан да киләләр иде. Ул эшен югары сыйфатлы итеп башкара, хезмәтенә кыйммәт сорамый. Түбә ябу серләрен ул үзе белән эшләгән авылдашларына да өйрәтеп калдырды.

Хуҗалыкларда әле дә Фоат абый ясаган уңайлы эш коралларын күрергә мөмкин. Хәзер берәр катлаулы эш килеп чыкса, "Их, Фоат абый исән булса, ул моны тиз хәл итәр иде",- диләр. Әтиләре сугышка киткән " Акбай " урамы малайларының чәчләрен дә чалгыдан үзе ясаган пәке белән алырга вакыт таба иде ул, шуңа күрә сугыш чоры балалары аңа бик рәхмәтлеләр. Менә шундый оста иде Фоат абый Галиев. Ләкин ул артык тыйнак иде, үзенең чын оста икәнлеген күрсәтеп, шапырынып та йөрмәде. Ул туктаусыз авыл халкына, колхозга хезмәт итүен белде. Мин аның ял йортларына барганын да хәтерләмим. Мондый кешеләр тормышның мәгънәсен хезмәттә күрәләр , ахрысы. Фоат абый үзенә куркыныч чир эләктереп, авыр операция кичерә.Йөрәге түзмәгәндер инде, опреациядән соң да үзен сакламады, эшләп йөрүен белде...

Фоат абый күптән безнең арабызда юк инде. Тимерче алачыгы да күптән эшләми, аның сихри уты да күзләрне иркәләми. Ләкин "алма агачыннан ерак төшми" дип дөрес әйтәләрдер - авылда аның улы Илгизәр үзенә әтисеннән күчкән сәләте белән авыл халкына игелекле хезмәтен күрсәтә.

" Акбай" урамында кече яшҗтән үк тимер белән җенләнгән Рузикәр абый Галимов та яшәде. Аңа бу хиреслек каян килгәндер, монысы гаҗәп, алар нәселендә андый кеше булмады шикелле. Сугыш елларында амбар янында ашлык чистарту машиналарына хәрәкәт бирә торган пироват дигән техника бар иде. Ике ат әйләнә буенча йөреп, аның механизмын хәрәкәткә китергән. Пироват эшләми башласа, шунда эшләгән олырак кешеләр ул вакытта 10-12 яшҗләр чамасында гына булган Рузикәрне аны төзәтергә алып менә торган булганнар. Рузикәрнең әтисе сугышта, өйдә өч малай белән әни. Сугыш чоры малайларына яшьли әтиләрен алмаштырырга, нуҗа арбасына җигелергә туры килгән. Эш күп булуга карамастан, ул бу чорда радио белән җенләнә, детальләрдән радиоалгычлар җыйнап, иптәшләренә радио тыңлата торган иде. Үсә төшкәч ул шофер һөнәрен үзләштерә, армиядә дә шофер булып хезмәт итә, кайткач та колхозда шофер булып эшләвен дәвам итә. Аның машинасы ватылып тик торуны белми, ул һәрвакыт төзек. Рузикәр абый техникага шул кадәр бирелгән, машина моторы куеп, иске-москы тимерләрдән аэрочана эшләп, бөтен авылны шаккатыра. Озакламый кечкенә трактор эшләп, хуҗалыгындагы эшләрне шуның белән башкарды.

Авылда телевизорлар күренә башлагач, аңа эш тагын да күбәя. Аны телевизор төзәтү өчен өйгә чакыралар. Үзенең өе дә телевизор, радио, сепаратор кебек әйберләр белән тулган була. Бер тапкыр мин, телевизорымны төзәтеп бирү гозере белән аның өенә кердем, шунда өстәл өстендә югары уку йортлары өчен чыккан электроника буенча китап күреп, гаҗәпләнүдән артыма утыра яздым. 4 сыйныф кына белеме булган кешенең шундый китаптан файдалана алуы - үзе бер могҗиза бит. Ремонтлатырга берәр нәрсә алып килсәң, ул синнән иң беренче аның схемасын сорый. Ул катлаулы схемаларны бик җиңел укый иде.

Машиналарны бик яхшы белүен исәпкә алып, аны колхозның мастер-наладчигы итеп куялар. Ул теләсә нинди тракторны, машинаны биш бармагы кебек белә, двигатель тавышы буенча аңа диагноз куя ала. Ярдәм сорап килүчене кире бормый. Ачуы чыкканда тиз кыза, ләкин бик тиз суына да. Ачу саклый белми, аның күңеле һәркемгә ачык иде. Рузикәр абый эше буенча күп вакытын гаражда үткәрде. Шунда сквозняк эләктереп, үпкәсе кабарып, больницада ятып та алды. Гомеренең соңгы елларында сәламәтлегеннән еш зарлана иде, тыны бетеп азапланды һәм телевизор карап утырган җирдән үзенең осталыгын, күпкырлы сәләтен калдырып, тыныч кына бакый дөньяга күчте. Иртәрәк булды...

Күпкырлы һөнәр иясе Фаяз абый Җиһаншин да "Акбай" урамында яшәде. Сугыш чоры баласы буларак, аңа да михнәтне күп чигәргә туры килә, Бик яшҗли калай эшенә өйрәнә. Калай эшен ул бөтен нечкәлекләре белән белә. Бу һөнәре белән ул озак еллар Корткачы элеваторында калайдан җиһазлар ясау буенча иң оста мастер булып таныла. Бик яхшы балта остасы. Олы Мәңгәрдә, күрше авылларда , бигрәк тә Бәхтиярда, Әтнәдә ул эшләгән йортлар, бизәкле капкалар әле дә авылга ямь биреп торалар. Ул бик оста столяр да иде. Хәтта элек Татарстанның эчке эшләр министры булган генерал Япеевның кабинетын җиһазлап, хәзерге тел белән әйтсәк, евроремонт ясап биргән кеше. Талантлы кеше һәряктан да талантлы була ди халкыбыз. Дөрестер, чөнки Фаяз абый камытлар ясый, бик оста итеп ат абруйлары тегә. Гозерләнеп килүчеләргә аларны ремонтлап та бирә. Ул менә дигән шофер да. Кыскасы, аның кулыннан килмәгән эше юк. Җәйге матур кичләрдә рус гармуны уйнап, капка төбендә утырырга ярата. Нинди генә эштә эшләсә дә, аның чалбары үтүкләгән, аягында хром итек, башында сигез кырлы кепка. Ул синең белән җайлап кына сөйләшер, озын сүзне яратмый, берәүгә дә авыр сүз әйтми. Колхоздан иске машина бирсәләр, ул аны өр- яңага әйләндерә. Бәхәсләшеп, кузовына су салсалар, аннан су акмый торган иде, дип сөйлиләр аның хезмәттәшләре.

Фаяз абыйның мәктәптә ГАЗ-51 машинасында эшләгән вакытлары хәтергә сеңеп калган. Кышкы каты салкыннарда ул мәкәпкә иртүк төшә, котельныйдан алып чыгып двигатель астына бер чиләк утлы күмер куя да, җылыга кереп бер сигарет тарта. Чыгып радиаторга бер чиләк эссе су сала, машина " гөж" итеп кабына.

Мин авылыбызның кечкенә генә " Акбай" урамында бер үк чорда яшәп, авылыбыз тарихына, халык күңеленә кереп калган, авылыбыз халкын игелекле хезмәтләре белән куандырып килгән өч оста турындагы истәлекләрем белән уртаклашырга булдым. Характерлары белән төрле булсалар да, уртак яклары күп иде аларның. Гади хезмәт кешеләре иде алар. Байлык артыннан кумадылар, тырышлыклары белән үз эшләренең чын осталарына әйләнделәр., халыкка игелекле булдылар. Икейөзлелек, түрәләр кубызына бию алар өчен ят иде. Шуңадыр, күптән бакыйлыкка күчкән булсалар да, халык аларны юксынып, зур үхөрмәт белән искә ала. Аларның яшәү рәвеше хәзерге яшь буын өчен үрнәк. Урыннары оҗмахта булсын.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев