Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә парлары бары тик маска һәм перчатка белән генә язылыша алалар

Таҗвирусы таралуга юл куймау өчен шулай башкарыла, - диделәр район ЗАГС бүлегеннән.

- Май аенда бары тик бер генә пар язылышкан. Бу айда Рамазан ае булгач, язылышучылар булмады, - диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Рәхимова.

Май аенда 5 бала туган, 18 кеше бакыйлыкка күчкән. 1 пар язылышкан, 2 пар аерылышкан. Июнь аенда 3 пар язылышачак.

Барысы да катгый таләпләрне үтәп башкарыла. Маска һәм перчатка кию мәҗбүри. Моннан тыш, язылыштыручы һәм музыка куючы белән берлектә кеше саны да 10нан артмый. Кызганычка каршы, таҗвирусы бик күп әйберләргә киртә куйды шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев