Әтнәдә партия эчендә алдан тавыш биреп сайлаулар узды

Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында партия эчендә алдан тавыш биреп сайлаулар узды. Әлеге сайлауларда "Бердәм Россия" сәяси партиясе әгъзалары катнашты. Сайлаучылар иң элек теркәлү үттеләр. Аларга әлеге сайлаулар өчен махсус эшләнгән белешмәлекләр тапшырылды. Әлеге белешмәлектә партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатларның фотолары белән беррәттән, алар турында кыскача мәгълүмат та...
Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында партия эчендә алдан тавыш биреп сайлаулар узды. Әлеге сайлауларда "Бердәм Россия" сәяси партиясе әгъзалары катнашты. Сайлаучылар иң элек теркәлү үттеләр. Аларга әлеге сайлаулар өчен махсус эшләнгән белешмәлекләр тапшырылды. Әлеге белешмәлектә партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатларның фотолары белән беррәттән, алар турында кыскача мәгълүмат та язылган. Сайлаучылар алдында район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов чыгыш ясап, әлеге сайлаулар турында кыскача аңлатма бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый сайлаулар 12 авыл җирлегендә дә узып, аларда 100гә якын кеше депутат булып сайланачак. Олы Мәңгәр җирлегендә исә барысы 15 кандидат тәкъдим ителгән. Алар барысы да сайлаучыларга яхшы таныш, шушы җирлектә яшәүчеләр. Кандидатлар арасыннан өчесе сайлаучыларга үзләренең сайлау программаларын тәкъдим итте. Авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова үзенең чыгышында өлкәннәргә карата лаеклы игътибарны арттыру, шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә өлкәннәр тәҗрибәсен файдалану турында сөйләсә, Олы Мәңгәр урта мәктәбе директоры урынбасары Рәзинә Сабирова укытучы буларак, сайланган очракта, яшь буынны шәхес итеп тәрбияләү, патриотик тәрбия проблемаларына зур игътибар бирәчәгенә басым ясады. Авыл җирлеге рәисе Вазих Хисматуллин үз чыгышында авыл халкының яшәү шартларын яхшырту, юл, су мәсьәләләренә, шулай ук авыл мөхтәсибәтенең эшчәнлеген торгызуга тукталды. Билгеле, әлеге эшләрне күмәк хуҗалык ярдәменнән башка башкарып чыгу мөмкин түгел. Җирлек башлыгының төп максаты да күмәк хуҗалык җитәкчелеге белән ныклы элемтәдә тору, авыл тормышын җанландыруга өлкәннәрне дә, яшьләрне дә күбрәк җәлеп итү. Әлеге сайлауларның хисап комиссиясенең эшче төркем рәисе Гөлназ Мусина сайлау чылар алдында чыгыш ясап, тавыш бирү тәртибен аңлатып узды. Шунысын да әйтергә кирәк, яшерен тавыш бирү бюллетененең формасы һәм тексты Партия эчендә тавыш бирүне үткәрү буенча Оештыру комитеты карары белән расланган. Бюллетень рус һәм татар телләрендә. Әлеге бюллетеньнәр партиянең җирле башкарма комитеты тарафыннан әзерләнеп, акт буенча эшче төркемгә тапшырылган. "Сайлаучы бюллетеньгә кертелгән партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы теләсә кайсы кандидатны хуплап тавыш бирергә хокуклы. Ләкин сайлап алынган кандидатлар саны муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында булырга тиешле мандатлар саныннан артык була алмый, ягъни уннан артык түгел", - диде ул. Әлеге сайлаулар авыл җирлекләре арасында иң беренчесе иде.
Беренче коймак төерле була дисәләр дә, Олы Мәңгәрдә әлеге чараны оештыруга җитди игътибар бирелгән. Бу исә авыл җирлеге башкарма комитетының намуслы һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 13:15Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте1800
-
2 март 2021 - 12:06Ана капиталыннан айлык түләү алу өчен кабат гариза кирәк була Коронавируска бәйле рәвештә, узган бер елда барлык түләүләр әти-әниләрдән һәм гаиләнең керемнәрен раслаудан башка автомат рәвештә озайтылган иде.3100
-
2 март 2021 - 11:03Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков татарстанлыларның рәсми җәмгыятьләренең социаль челтәрләрдәге онлайн-трансляциясендәге сорауларына җавап бирәчәк 2 мартта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән "Татарстан – Онлайн" программасының турыдан-туры эфиры булачаr/3900
-
2 март 2021 - 09:55Ирина Шейк: татарская бабушка-ветеран, «вечная невеста» КриРо и недвижимость на Манхэттене Бабушка, с которой можно и в разведку5700
-
2 март 2021 - 09:10Иптәшләрчә хоккей ярышы Әтнә районы һәм Мари-Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды.7200
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:4500
-
1 март 2021 - 20:30Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр Иртән һәм көндез республика территориясендә бозлавык булачагын фаразлыйлар.8800
-
1 март 2021 - 19:14Яз айларында дүрт көнлек өч эш атнасы көтә Май аеның беренче ике атнасы да дүрт көнлек булачак.8100
-
1 март 2021 - 18:138 марттан соң Татарстанда Covid-чикләүләрен гамәлдән чыгару хәл ителәчәк Бәйрәмгә кадәр чикләүләрне бетерү эпидемия вазгыятен начарлатырга мөмкин, диләр Роспотребнадзорда.7000
-
1 март 2021 - 17:08«Телсез идек, Тукай безне телле итте» Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында «Телсез идек, Тукай безне телле итте» исеме астында Республикакүләм әдәби баттл узды.6200
-
1 март 2021 - 16:03Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Республикада 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.5200
-
1 март 2021 - 15:20Ркаил Зәйдулла: Марат Кәбиров «Киллер» әсәрендә укучыны бәхәсле хакыйкатькә ышандыра Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята.6300
-
1 март 2021 - 14:12Авариядә 25 яшьлек кыз вафат булган Авария кичә көндез Яшел Үзән районында булган.17000
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:4500
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.21800
-
1 март 2021 - 12:05Мәктәптә туган телне зурладыларОлы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә туган телгә багышлап күңелле чара уздырдылар16100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.46900
-
27 февраль 2021 - 08:00Юллар ябыла – игътибарлы булыгыз 27 февраль көнне район үзәгендә “Россия чаңгы юллары” (“Лыжня России”) ярышлары узачак.31700
-
27 февраль 2021 - 10:00Әтнә халкы ник егыла? Каршыга килүче ханым яңа тимераякка баскан кеше кебек айкала-чайкала торгач, чалгы белән чапкан яшь үлән кебек җиргә ауды.31200
-
28 февраль 2021 - 11:15Әтнәдә намаз уку бәйгесе Әлеге минутларда Олы Әтнә мәчетендә намаз уку бәйгесе уза.20700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика