Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә пенсионерлары байый

Пенсия арта Февраль аенда пенсияләр кабат арта. Бу хакта тулырак мәгълүмат бирүен сорап районның Пенсия фонды җитәкчесе Гөлсинә Нәҗмиевага мөрәҗәгать иттек. Пенсия күләме күпмегә арта? Февраль аенда пенсиянең ике өлеше дә - базаныкы да, иминиятнеке дә 11,4 процентка арта. 1 гыйнварга пенсиянең база өлеше 3935 сум иде, хәзер ул 4383...

Пенсия арта

Февраль аенда пенсияләр кабат арта. Бу хакта тулырак мәгълүмат бирүен сорап районның Пенсия фонды җитәкчесе Гөлсинә Нәҗмиевага мөрәҗәгать иттек.

  • Пенсия күләме күпмегә арта?
  • Февраль аенда пенсиянең ике өлеше дә - базаныкы да, иминиятнеке дә 11,4 процентка арта. 1 гыйнварга пенсиянең база өлеше 3935 сум иде, хәзер ул 4383 сум 50 тиенгә җитә.
  • Бу зур суммалар тәшкил итәр мөгаен?
  • Алдан хәбәр иткәнчә, пенсиянең бу кадәр артуы инфляциянең шул ук дәрәҗәдә үсүе белән бәйле. Кечкенә сумма булмас... күз алдына китерегез: безнең районда гына 4594 пенсионер гомер итә. Бу барлык халыкның 34,5 проценты. Тагын бер кызыклы сан: 2014 елда пенсиягә кагылышлы барлык төр түләүләр суммасы 601 миллион 440 мең сум тәшкил иткән.
  • Кызык дигәннән, чагыштырып карыйк әле - уртача пенсия суммасы безнең районда һәм республикада күпме?
  • Районда уртача пенсия 9449,57 сум булса, республикада - 10415 сум...
  • "Күпме пенсия өстәләсен төгәл белмим", дип зарлануларны ишеткәнем бар?
  • Төгәл мәгълүматларны түләүченең һәм иминиятле затның шәхси кабинетында алырга була. Республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында бу. Моның өчен безгә килеп гариза язарга һәм пароль алырга кирәк.
  • Пенсия хакындагы сөйләшүне калдырып торыйк та, бүгенге яшәешегезгә күз салыйк. Кергәндә, чират торучы халыкның күплегенә игътибар иттем...
  • "Ашыгыч ярдәм" телефоны эшләү турында, нәкъ менә сезнең газета аша, күп тапкырлар хәбәр иттек. Шул 074 телефын аша безгә киләргә теләгән вакытыңны алдан хәбәр итәргә генә кирәк. Төрле белешмәләр аласы булса да, чират торып азапланасы юк, югыйсә.
  • Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев