Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә полиция бүлегенә “Нива” машинасы бүләк иттеләр

Татарстанда полиция хезмәткәрләренә 72 "Нива" автомобиле бүләк иттеләр. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының пресс-хезмәте хәбәрләренә караганда, 14 автомобиль патруль хезмәтләренә. 58е участок инспекторларына бирелә. Киләчәктә бу машиналарны навигация системасы һәм видеорегистраторлар белән җиһазлау күздә тотыла. Нәтиҗәдә полиөия хезмәткәренең эше гел күз алдында, берәр вакыйга булган урынга килү вакыты да тизрәк...

Татарстанда полиция хезмәткәрләренә 72 "Нива" автомобиле бүләк иттеләр.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының пресс-хезмәте хәбәрләренә караганда, 14 автомобиль патруль хезмәтләренә. 58е участок инспекторларына бирелә.

Киләчәктә бу машиналарны навигация системасы һәм видеорегистраторлар белән җиһазлау күздә тотыла. Нәтиҗәдә полиөия хезмәткәренең эше гел күз алдында, берәр вакыйга булган урынга килү вакыты да тизрәк булачак.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Әтнә полиция бүлегенең участок инспекторы Илнар Закиров та яңа машиналы булды. Бер "Нива"ны аңа тапшырдылар.

- Казанга барып, үзе алып кайтты, - диделәр.

Исегезгә төшерәбез, Илнар Закиров участок инспекторы булып күптән эшли, бу вазифаны Олы Әтнә һәм Чишмәле Сап юнәлешендәге авылларда башкара. Ә "Нива" - яңа модельле, 5 ишекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев