Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә полициясенең максаты - тынычлыкны саклау

Шушы көннәрдә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бүлекнең агымдагы елның ун аена булган хезмәт нәтиҗәләре турында җитәкчеләре Ленар Әнәс улы Минһаҗев белән сөйләшәбез. Ел барышында бүлек хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 73 җинаять эше теркәлде. Алдагы еллар белән чагыштырсак, бу сан районда җинаятьчелекнең үсүе хакында сөйли. Әмма беренче...

Шушы көннәрдә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Бүлекнең агымдагы елның ун аена булган хезмәт нәтиҗәләре турында җитәкчеләре Ленар Әнәс улы Минһаҗев белән сөйләшәбез.

  • Ел барышында бүлек хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 73 җинаять эше теркәлде. Алдагы еллар белән чагыштырсак, бу сан районда җинаятьчелекнең үсүе хакында сөйли. Әмма беренче карашка гына шулай. Бу күп эпизодлы җинаятьләр белән бәйле. Моңа, мәсәлән, Күшәр авылында балигъ булмаган кызны көчләү факты буенча җинаять эшен мисал итеп китерергә була. Ун айда 17 аеруча авыр җинаять теркәлгән. Узган ел мондый җинаятьләр саны өчәү генә булган. Быел бер үтерү очрагы теркәлсә, былтыр ул бөтенләй дә булмаган. Кеше сәламәтлегенә белә торып зарар китерү очраклары быел өчәү , былтыр берәү генә булган. Милеккә каршы җинаятьләр быел - 37, былтыр - 22 булган. Караклык очраклары да арткан, былтыр бу сан 18 булса, быел 21 гә җиткән. Шулай ук, мошенниклык очраклары белән бәйле 4 очрак теркәлгән. Күреп,ишетеп торабыз, мошенниклар хәзер яңадан яңа алдау төрләрен уйлап чыгаралар. Шуларның берсе - банк картасыннан акча күчерү белән бәйле. Интернет аша бирелгән игъланнарга бик игътибарлы булу кирәк. Алдан түләп кую юлы белән товар алырга теләүче берничә тапкыр акча күчерә,ә иң соңгы моментта мондый фирманың бөтенләй дә юклыгы ачыклана. Әйтергә кирәк, мошенниклык белән бәйле мондый очракларны тикшерү иң катлаулысы. Җепнең бер башы хәтта чит илләргә дә чыгып китәргә мөмкин. Яшүсмерләр катнашында эшләнгән җинаятьләр саны 16 булган. Бу да әлеге дә баягы көчләү очрагы белән бәйле.

Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 62 җинаять эше ачыкланган. Былтыр бу сан 40 булган. Шул ук вакытта быел кибет һәм складлардан урлау очраклары, талау, транспорт чарасын хокукы булмаган килеш алып китү кебек җинаятьләр теркәлмәве куандыра. Корал белән бәйле бер җинаятьне ачу турында да әйтеп китми булмый.

Юл һәлакәтләре буенча. Былтыр мондый һәлакәтләр саны 12 булып , аларда 4 кеше вафат булды, 23 кеше тән җәрәхәтләре алды. Быел исә бу 8 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 1 кеше үлде, 14 кеше җәрәхәтләр алды. Юл һәлакәтләренең еш кына исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыгуы аянычлы. Җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан 2, укучы балалар катнашындагы 2 юл һәлакәте турында да әйтеп китми булмый.

Безнең бүлек бүгенге көндә тулысынча комлектлаштырылды. Шулай ук үзгәрешләр дә юк түгел. Миграция хезмәте бүлеге безгә кушылды. Яңа - җинаять эзләү бүлеге җитәкчесе штаты булдырылды.

Хезмәткәрләребезнең тырышлыгы бушка китмәде. Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов икенче дәрәҗә "За отличие в службе", тикшерүче Марат Әмиров һәм тыл юнәлеше буенча өлкән белгеч Ирек Бәйрәмов өченче дәрәҗә " За отличие в службе" медальләре белән бүләкләнде. Оператив дежурный ярдәмчесе Рафис Фазлыев министрлыкның "Почет грамотасы"на, шул ук хезмәттәге Рифат Корбанов министрлыкның "Рәхмәт"енә лаек булды. Административ җәза үтәү буенча инспектор Эльвира Әмирова " За отличную службу в МВД" күкрәк билгесе тапшырылды. Участок вәкилләре бүлеге җитәкчесе Фәнис Низамиев район башлыгының "Рәхмәт хатына" лаек булды.

Эчке эшләр бүлеге бүгенге көндә алга куелган бурычларны тиешенчә үтәп килә дип саныйм. Хезмәттәшләремә киләчәктә дә уңышлар телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев