Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Равиленең бәете

Газета укучыбыз иҗаты Әтнә Равиленең бәете Күәм авылы укытучысы, дустым Мөхтәр улы Равил Садриев рухына багышлыйм. Ике гает арасында Языладыр бу бәет. Матур итеп төзәтерсез, Әгәр тапсагыз гаеп. "Бисмилла", дип языйм әле, Бәет шулай башлана. Минем язган бу бәетем Равилгә багышлана. Равил, дустым, бик тиз киттең, Калды әйтер сүзләрең. Соңгы...

Газета укучыбыз иҗаты

Әтнә Равиленең бәете

Күәм авылы укытучысы, дустым Мөхтәр улы Равил Садриев рухына багышлыйм.

Ике гает арасында

Языладыр бу бәет.

Матур итеп төзәтерсез,

Әгәр тапсагыз гаеп.

"Бисмилла", дип языйм әле,

Бәет шулай башлана.

Минем язган бу бәетем

Равилгә багышлана.

Равил, дустым, бик тиз киттең,

Калды әйтер сүзләрең.

Соңгы сүзеңне ишетик

Йомылгачтын күзләрең.

×××××××

Алия, бәгърем, сиңа әйтәм,

Мин китте дип елама.

Ни эшлим соң, Ходай миңа

Иртә бирде юллама.

Бу дөньяда яшәгәндә

Мендем биек үрләргә.

Унберенче август көнне

Башым керде гүрләргә.

Зөһрәгә чәйләр бирдем,

"Чәй ясап бир", дигәнгә.

Кинәт башым әйләнде дә

Егылдым мин идәнгә.

Тырыштыгыз, тырмаштыгыз,

Булмады тик файдасы.

Китүләрем шушы булды,

Җаным кире кайтмады.

Җаныгызда сезнең бушлык,

Күзегездә - ачы яшь.

Бүген сездән аерылдым,

Мин бит әле бик тә яшь.

Һай, бик иртә киттем сездән,

Уйланган эш булмады.

Бигрәк иртә алды Ходай

Кырык биш тә тулмады.

Мәчетләрдә азан әйтеп,

Догалар кылган идем.

Озын-озак яшәргә дип,

Планнар корган идем.

Яшәп бетерә алмадым

Башлаган бу аемны.

Күрә алмый киттем инде

Туачак сабыемны.

Эшләнмәгән эшләр калды,

Аны кемнәр эшләр соң?

Яшәүләре авыр булыр,

Алиям, сиңа миннән соң...

Энҗе кызым, сиңа әйтәм,

Укуыңда бик тырыш.

Хәзер сезгә бик тә авыр,

Әниеңә гел булыш.

Бабай, сиңа да авырдыр,

Кияүләрең "китәләр".

Кайтмаска дип киттем мин дә,

Минсез нихәл итәрләр...

Сеңелләрем, бәгырьләрем,

Алтын сезнең кулыгыз.

Мин китте дип онытмагыз,

Туган җанлы булыгыз!

Яңа уку елы җитте,

Мәктәпләр шау-гөр килер.

Минем урын да буш булмас,

Яңа мөгаллим килер.

Бәйрәм җиткәч, ак әбиләр

Сәдакалар өләшә.

Миннән башка "Кала тау"да

Үтәр инде "Әләшә".

Балаларым киләчәккә

Зур планнар кордылар.

Күршеләрем әйбәт иде,

Гел булышып тордылар.

Урамнарга ташлар җәйдек,

Басып йөрегез ташка.

Төнне саклап чыктыгыз сез

Минем үземнән башка.

Мәгъдүт дускай, бер көнеңне

Син миңа багышладың.

Соңгы юлга озатканда

Бик зур эшләр башкардың.

Авылдашлар, рәнҗемәгез,

Төрле чаклар булгандыр.

Минем хәлне ишеткәчтен

Күңелегез тулгандыр.

Авылдашлар, рәхмәт сезгә,

Хөрмәтләп озаттыгыз.

Авыр кайгыларга төшкән

Гаиләмне юаттыгыз.

Рәхмәт яусын дус-ишләргә

Озатырга килгәннәр.

Сезнең хәтерләрдә калсын,

Бергә эшләп йөргәннәр.

Рәхмәт сезгә, авылдашлар,

Иркен булган каберем.

Якты дөньяда яшәүнең

Белегез сез кадерен.

Ленар хәзрәт, сиңа рәхмәт,

Яхшы сүзләр сөйләдең.

Вәгазь сөйләп, дога укып

Бик әйбәтләп җирләдең.

Мин китте дип еламагыз,

Бик каты кайгырмагыз.

Соңгы үтенечем сезгә,

Догадан калдырмагыз.

Каберемә матур итеп

Чардуган да куярлар.

Кайта алмыйм сезнең янга

Сау булыгыз, туганнар,

Онытмагыз, туганнар!

Радик ГАЙФУЛЛИН,

Иске Кишет авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев