Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә район газетасын социаль челтәрдә дә яратып укыйлар

"Әтнә таңы" - үзебезнең район газетасын социаль челтәрләрдә дә меңнән артык кеше карый һәм укый. Фикерләр дә язып калдыралар, без аларны да укып, җавап биреп барабыз. Ачык группа, газетаның үз бите, төп сайтыбыз барлыгын инде сез яхшы беләсез. Алай гына да түгел, менә шул интернет газетаны укып баргач, газетаның кәгазь...

"Әтнә таңы" - үзебезнең район газетасын социаль челтәрләрдә дә меңнән артык кеше карый һәм укый. Фикерләр дә язып калдыралар, без аларны да укып, җавап биреп барабыз.

Ачык группа, газетаның үз бите, төп сайтыбыз барлыгын инде сез яхшы беләсез. Алай гына да түгел, менә шул интернет газетаны укып баргач, газетаның кәгазь вариантына языласыгыз да килми. "Интернетта бар бит ул...", "Үзегезгә үзегез минус ясыйсыз", дигәнне без еш ишетәбез. Сүз әйтеп булмый, бар шул, ул газетаны да намус белән алып барырга тырышабыз, заманадан калышып булмый. Тик ул газетаны отчет биргәндә теркәп булмый ахыры, төп газетаны сораучылар күбәя башлады. "Сатып алырга юкмы ул сездә?"- дип тә керәләр. Күпмедер экземляр кала сатуга, тик ул да күп түгел, шулай булгач, үзегезгә яздырып алуыгыз хәерле. Ә интернет газетаны читтә яшәүче якташларыбыз күбрәк укыса яхшы, аларга да безгә дә, сез дә карагыз, социаль челтәрдә дә безне биш йөздән артык кеше укырга тиеш. Монысы план өлеше, үз битегезгә сезгә ошаган язманың ссылкасын чыгарсагыз безгә тагын да отышлырак. Бу уңайдан безне үз күргән, һәрьяклап ярдәм күрсәткән хәбәрчеләребезгә, аеруча Фидаил Кадимов, Миләүшә Маликова, Зәлия Сәләхетдинова, Диләрә Батршина, Чаллы яшәүче чыгышы белән Кызыл Утардан булган җырчы егетебез Альберт Салиховка без бик рәхмәтле. Бер алар гына да түгел, безне үз иткән бар хәбәрчеләребезгә дә хөрмәтебез бик зур. Сайтка барлык язманы фото белән куеп барырга кирәк, һәрберсе өчен чыгып йөгереп булмый, шул авылларда яшәүче хәбәрчеләребезгә мөрәҗәгать итәбез, һәм без аларга үзебезгә ышанган кебек ышанабыз, сәгате минуты белән нәрсә сорасак, шул хәбәрне, фотоны җибәрәләр. Исән сау эшләсеннәр.

Безне укыйлар, дидем. Коры сүз генә булмасын. Үзем алып барган ачык группа мәгълүматларына таянам, сайтныкы тагын да күбрәк. Социаль челтәрдәге укучыларны процентларда карасак, 68,80 процент укучылар - Казанда яшәүчеләр, 8,49 процент- Әтнә районы халкы, 3,46 процент-Олы Әтнә, 2,22 процент-Шәмәрдәндә яшәүче якташлар, 14,37 процент-төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр. Укучыларның 69,80 проценты компьютердан укый, 30,20 проценты кәрәзле телефоннан кереп карыйлар. Калдырган фикер-сорауларга да тукталыйк. Сөт савуыбыз турында язгач, Альберт Салихов:"Су кушмыйлармы икән?" - дип кызыксынды. Бу хакта газетабызда язган идек, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Наил абый Фәйзрахманов "Юк", дип дәлилләп аңлаткан иде. Авария турындагы язмадан соң "Һава шартлары начар булуга да карамыйлар, чабуларын беләләр. Бераз тизлекне киметеп була бит", - дип язды Фидаил. Альберт исә урысчалап, ярым шаярып:"Фидаил, мы можем...", - дип җавап биргән. Фидаил:"Альберт, мы совсем не можем, это Рәсәй...."- Әңгәмә шул рәвешле дәвам итә. Мамадышта яшәүче үзенең баласы бер гаепсезгә шундый авария вакытында вафат булган Фирая Мингалиева "Үзләре исәнме?", -дип сорап язган. 25 метрлы чыршы куелу турында язгач, "Мәскәү үзәк чыршысыннан алты метр чамасы гына кимрәк икән, булдырганнар әтнәлеләр, тырышканнар", - дип Фидаил язса, Миләүшә Маликова:"Ура!!! Кыш бабай килә)))" - дип сөенеп язып куйган. Җәүһәрия Вәлиева исә, китапханәче Фәридәнең уңышына сөенеп:"Молодец, Фәридә! Бик тырыш шул ул, киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын", - дип теләгән.

Шул рәвешле аралашабыз, мәкаләләрне дә күп кеше интернет аша гына җибәрә хәзер. Чөнки уңайлы, минуты белән ике як әңгәмә корып өлгерә. Сез дә яза аласыз, без һәр кешенең язмасын укыйбыз. Тормышта гына түгел, социаль челтәрләрдә дә дус булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев