Әтнә таңы

Әтнә район суды судьясы: “Күңелгә тигән эшләр дә бар”

Газета укучыны район судының еллык эшчәнлеге белән таныштырып баруны максат итеп куйдык. Судья Гүзәлия Фатыйх кызы Мөхәмәтҗанова белән 2014 елда халыкның суд юлын нинди сәбәпләр аркасында таптавы хакында сөйләштек.

Реклама

- Беренче чиратта җинаять эшләре буенча сөйләп узсагыз иде? Узган елны андый эшләр күп булдымы?

  • Судта 7 җинаять эше каралды. Дөрес, 1се туктатылды, 6сы буенча хөкем карары чыгарылды. Җинаять эшләренең 1се - үтерү, 1се - белә торып авыр тән җәрәхәте ясау, 2се - караклык, 1се - наркотик һәм психотроп матдәләр куллану һәм тагын 1се ришвәт бирү белән бәйле. Беренче карашка саннар алдагы елдан кимрәк кебек. Ялгыша күрмәгез, бу саннар җинаять эшләренең кимегәнлеген күрсәтми. Моның объектив сәбәпләре бар. Әйтик, эшнең нинди судта каралырга тиешлек, русча әйтсәк, подсудность үзгәрә, яисә, былтыр Олы Әтнәдә Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге түгел, бүлекчә генә эшләде... Район судыннан тыш җинаять эшләрен җәмәгать судьясы да карый, бусын да истән чыгармыйк. Урлаган мал мантымый, диләр. Югарыда телгә алган урлау фактлары буенча булган җинаять эшләренең 1се буенча гына да 4 кешегә штраф салынды, икенчесе буенча хөкем ителүчегә җәза итеп мәҗбүри эшләр башкару билгеләнде. Кыскасы, каралган җинаять эшләре буенча барысы 6 кешегә штраф салынды, 1 кешегә җәза итеп мәҗбүри эшләр билгеләнеде, 1 кеше - реаль, тагын 1 кеше шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
  • Гражданлык эшләре буенча җавап тотучылар күпме?
  • Ел буена 290 гражданлык эшен карадык. Шуның 207се дәгъва эшләре. Алар нигезендә эзләп алган сумма да шактый зур булды - 6 миллион 890 мең 592 сум тәшкил итте. Элекке еллар белән чагыштырсак, дәгъва эшләре (исковое производство) саны арта бара, ә юридик фактлар аныклау турындагы эшләр кими.
  • Дәгъваларның күбрәге нинди өлкәгә карый?
  • Күбесе банкларның түләнмәгән кредитлар суммасын эзләү турындагы гаризалары буенча каралган эшләр. Суд карары буенча эзләнгән сумма 6 миллион 288 мең 159 сум тәшкил итә. Кызганычка каршы, берничәне һәм зур суммаларга кредит алучылар бар. Аң булып, кредитны алыр алдыннан, кире кайтару мөмкинлекләрен чамаласалар икән. Кредитны, аннан файдаланган өчен процентларын гына түгел, әле бит неустойка, штраф дигәнен дә түләргә туры килә. Бу урында банкларның кредит алучының матди ягын, айлык түләүне вакытында һәм төгәл түләп бару мөмкинлеген тиешле дәрәҗәдә өйрәнмәвен дә әйтеп узарга кирәктер. Бер кызык мисал: 2014 елда суд Россия Саклык банкының дәгъвасы буенча С.И. га карата берьюлы өч гражданлык эше карады. Аңа 2013 елның 07 июнендә елына 21,75% түләү шарты белән 150 мең сум, 26 июнендә 16% белән 81 440 сум, 19 июльдә 21,8% белән 158 100 сум күләмендә кредитлар бирелгән. Беренчесе буенча алынган кредитның 6 021,91 сумы, икенчесе буенча 17 552,67 сумы гына кайтарылган. Өченче кредит буенча исә бер сум да түләнмәгән. Калган әҗәтләрне, җыелган процентларны С.И. түләргә дә җыенмаган ахры, бүгенге көндә аның кайдалыгы билгесез.

Моннан тыш, юл һәлакәтләренең матди һәм рухи зарарларын каплау буенча 373 мең 377 сум эзләнде.Гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерсәк тә, юл һәлакәтенә юлыкмас дип бер кешегә дә гарантия биреп булмый.Хәзер тимер атларныңчит илдә җитештергәнендә чабарга яратабыз.Мәгълүм булганча, аларның бәяләре шактый югары. Шунлыктан, ОСАГО буенча түләнгән сумма китерелгән матди зыянны капламый.Машинаны тулысынча төзәтеп бетерү өчен кирәк булган сумманы кире кайтару өчен зарар күрүчегә бары бер генә юл - судка мөрәҗәгать итү генә кала.

  • Гыйбрәтле хәлләр белән дә очрашкансыздыр?
  • Бала тәрбияләү хокукы буенча бәхәсләр бик гыйбрәтле. Узган елда ир белән хатынның аерылып мөлкәт бүлешүләре буенча 8 эш каралды. Кайчандыр бер-берсен сөеп өйләнешкәннәр, тату булганнар һәм судка гаять дошманлашып киләләр. Үпкә - дошман, акыл - дус, диләр югыйсә. Үзара килешү күпкә отышлырак булыр иде. Бу очракта суд юлын таптап киткән чыгымнарны да күз алдында тотам.
  • Тагын нинди очракларны искә алыр идегез?
  • Хәзер мирас рәсмиләштерү дә куп очракта бездә карала. Мирас алу тәртибендә мираска хокукны тану буенча 50 эш каралды. Өлкәннәргә әйтәсе килә: васыятьнамә язып кына эш бетми, башта милекне үз исемегезгә теркәгез. Дәүләт теркәве узганнан соң гына кеше үз мөлкәтенең (сүз күчемсез милек - торак йорт, җир участогы хакында) милекчесе дип санала. Күчемсез милеккә хокук теркәлгән булса, мирас рәсмиләштерү өчен нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Аннан соң, документлардагы мәгълүматларның төгәллегенә нык игътибар итү кирәк. Шул сәбәпле судка мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Мондый төр документлар: туу, үлү, язылышу турында таныклыклар, саклык банкы, хезмәт кенәгәләре, җир кишәрлегенә хокук турында таныклыклар һ.б.

Ел дәвамында судка регистрация исәбеннән, гади итеп әйтсәк, пропискадан төшерү белән бәйле 8 эш керде, 6сы буенча карар чыгардык. Бу мәсьәләдә бик сак булу кирәк. Әйтик, чит илдән кайткан туганнар, танышлар пропискага кертеп торуны сорыйлар, ди. Алар үзләре бу йортта яшәми дә. Киләчәктә пропискадан төшерү өчен үзләре гариза белән миграция хезмәтенә килмәсәләр, бу мәсьәләне хәл итү хуҗа кешенең баш бәласенә әйләнергә бик мөмкин. Моннан тыш, ул затлар кредит алырга мөмкиннәр. Каядыр читтә эшли башларлар, ә кредит түләмәгән өчен сорау кәгазьләре сезгә киләчәк, мөлкәткә арест салу өчен дә кредит алучының регистрация буенча яшәгән җиренә киләләр. Яисә, гаилә хәленә бәйле рәвештә өлкән яшьтәгеләр субсидия ала алмаячаклар.

Пенсия белән бәйле 5 эш керде. 4се каралды, 3 эш канәгатьләндерелде, 1се кире кагылды. Авыл җирлекләренең эшләгән яки эшләмәгән гамәлләрен (действие, бездействие) законсыз дип табу буенча да 15 эш керде. Шуларның 1се кире кагылды, 2се канәгатьләндерелде, 12 се туктатылды.

Гражданнарны үз хокукларыннан файдалануга сәләтсез дип тану буенча 7 эш каралды. Бу төр эшләрпсихик яктан сәламәт булмаган затларныңхокук - мәнфәгатьләрен яклау һәм тәэмин итү максатында эшләнә, безнең карар нигезендә аларга опекун билгеләнә.

  • Күңелегезгә тигән, әхлакый яктан авыр булган эшләрне дә караганыгыз бардыр?
  • Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү - нәкъ шундый төр эшләрдән дияр идем. 2014 елда шундый 1 эш каралды һәм дәгъва канәгатьләндерелде. Чөнки бу гаиләдә бала ач, ялангач. Әни кеше "яшел елан" белән дуслашкан һәм балага кул күтәргән, шул сәбәпле җинаять җаваплылыгына тартылган. Шушы дәлилләр нигезендә, суд аны аналык хокукыннан мәхрүм итү турындагы гаризаны канәгатьләндерде. Бала бүгенге көндә махсус учреждениедә тәрбияләнә.
  • Шушы урында Сезгә зур рәхмәт белдереп, әңгәмәгә нокта куеп торыйк. Газета укучыны киләчәктә дә суд яңалыклары, хәбәрләре белән таныштырырсыз дигән өметтә калыйк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: