Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы һаман беренче

Күптән түгел киң җәмәгатьчелек игътибарына хуҗалыкларның игенчелек буенча рейтингы тәкъдим ителсә, шушы көннәрдә исә терлекчелек тармагы нәтиҗәләре дә билгеле булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибарына Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез: рейтинг 2014 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән. Шуңа күрә ул 2016 елда бүленәчәк...

Күптән түгел киң җәмәгатьчелек игътибарына хуҗалыкларның игенчелек буенча рейтингы тәкъдим ителсә, шушы көннәрдә исә терлекчелек тармагы нәтиҗәләре дә билгеле булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибарына Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез: рейтинг 2014 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән. Шуңа күрә ул 2016 елда бүленәчәк бюджетка тәэсир ясамый. Тиздән исә 2015 ел нәтиҗәләре билгеле булачак. Киләсе елга бюджет акчалары нәкъ менә шул күрсәткечләр буенча бүленәчәк тә инде.

Әтнә, Саба һәм Балтач - беренче

- Терлекчелек тармагы буенча рейтинг махсус күрсәткечләр нигезендә әзерләнде. Болар: 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә туры килә торган җитештерелгән сөт һәм ит күләме, бер берәмлек мөгезле эре терлектән алынган ит күләме,савым сыерларның нәтиҗәлелеге һәм 100 сыерга туры килүче бозаулар саны. Һәрбер хуҗалыкка махсус баллар билгеләнде. Нәкъ менә алар безгә әлеге исемлекне төзергә ярдәм итте дә инде, - дип аңлатты Марат Әхмәтов.

Әгәр дә район 200дән дә артыграк балл җыйган икән, ул беренче категориягә керә. 149-195 балл җыйган районнар исә икенче категорияле булып санала. Әгәр дә инде баллар күләме 140тан да кимрәк икән, бу - республиканың иң начар эшләүче районнары дигән сүз.

Беренче категориягә эләккән районнар - Әтнә (337 балл), Саба (323), Балтач (313), Тукай (274), Актаныш (258), Кукмара (242), Кайбыч (241), Буа (238) , Мамадыш (209) һәм Апас (207).

- Болар - безнең республиканың аеруча нәтиҗәле эш күрсәтүче районнары. Республикада җитештерелә торган барлык сөт күләменең - 36 проценты, итнең - 56 проценты нәкъ менә аларга туры килә, - дип ассызыклады министр.

Бу хакта intertat.ru хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев