Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы авылларында Сабантуйлар узу графигы

Сабантуе - хезмәт туе, бәйрәм итик көн буе Район сабантуе елдагыча Каенсар урманында 4 июнь көнне уза. Башлана 10.00 Сәгатьтә. Авыл сабантуйлары 5 июньгә билгеләнде. Урыннары башка еллардагы кебек кала. Кече Әтнәдә сабантуй сәгать 10.00 дә башлана. Үзенең иҗат төркеме белән Фәйрүзә Каюмова кайтачак. Олы Мәңгәрдә 10.00 дә башлана. Гүзәл...

Сабантуе - хезмәт туе, бәйрәм итик көн буе

Район сабантуе елдагыча Каенсар урманында 4 июнь көнне уза. Башлана 10.00 Сәгатьтә.

Авыл сабантуйлары 5 июньгә билгеләнде. Урыннары башка еллардагы кебек кала.

Кече Әтнәдә сабантуй сәгать 10.00 дә башлана. Үзенең иҗат төркеме белән Фәйрүзә Каюмова кайтачак.

Олы Мәңгәрдә 10.00 дә башлана. Гүзәл Җәләлова, Рафаэль Якупов һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә.

Комыргуҗа сабантуе 11.00 дә башлана. Болынлыкта уза. Венер Сәлимов иҗатташ дуслары белән кайтачак.

Күңгәр авылында 10.00 дә башлана. Айгөл Бариева төркемдәшләре белән кайтыр дип көтелә. Күшәр сабантуе 10.00 дә башлана, Азат Фазылҗанов иҗатташ дуслары белән кайтыр дип көтелә. Өҗем авыл җирлеге сабантуе 10.00 дә башлана. Шул ук Азат Фазылҗанов чыгыш ясаячак.

Кышлау сабантуе 11.00 дә башлана. Алмаз Хәсәнов, Нурзадә кайтачак. Кызыл Утар авылында исә сабантуе 4 июнь көнне 15.00 дә узачак.

Түбән Көек авылы сабантуена Салават Миннеханов белән Гүзәлем һәм "Сәйдәш" бию ансамбле кайтачак. Башлана 10.30 да.Югары Көек авылында кичке сабантуй 18.00 дә башланыр дип көтелә. Биредә иҗатташ дуслары белән Азат Фазылҗанов чыгыш ясаячак.

Күлле Киме авылы сабантуе сәгать 11.00 дә башлана. Лилия Сибгатова һәм Равил Булатов кайтачак. Ары авылы сабантуе исә көндез һәм кич уза. Көндез 10.00 дә башланып үз җырчылары чыгыш ясаса, 19.00дәге кичке сабантуйга Ринат Рахматуллин кайтуы көтелә.

Бәрәскә, Бәрәзә, өшкәтә авыллары сабантуена иҗатташ дуслары белән Илсаф кайтыр дип көтелә. 10.00 дә башлана.

Күәмдә сабантуй 10.00 дә башлана. Гөлназ Сираева кайтачак. Дусымда кичке 4 июнь көнне сабантуе 18.00 дә башлана, Альбина Апанаева кайтуы көтелә.

Яңа Шашы авылы сабантуе 11.00дә башлана. Бирегә Рамил Шәрәпов дуслары белән кайтачак. Чишмәле Сап авылында кичке сабантуй 4 июнҗ көнне 17.00 дә башланыр дип көтелә. Вильдамир Баһау чыгыш ясаячак.

Югары Сәрдә авылы сабантуе 3 июнь көнне сәгать 17.00 дә башлана. Гүзәл Җәләлова, Рафаэль Якуповлар чыгыш ясар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев