Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы - сөт һәм продуктлык ягыннан иң алда

Нәселле терлек үрчетә торган алдынгы һәм артта барган хуҗалыклар билгеле булды Нәселле терлекләрнең күп өлеше - Татарстанның төньяк районнарында. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җиткерә. Министр сүзләренчә, мисал өчен, Әтнә районы, барлык сыерлары...

Нәселле терлек үрчетә торган алдынгы һәм артта барган хуҗалыклар билгеле булды

Нәселле терлекләрнең күп өлеше - Татарстанның төньяк районнарында. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җиткерә.

Министр сүзләренчә, мисал өчен, Әтнә районы, барлык сыерлары да нәселле булганга күрә, сөт һәм продуктлык буенча иң алда бара. Монда 100га авыл хуҗалыгы җиренә 1200 центнердан артык сөт җитештерелгән.

Балтач, Кукмара һәм Саба районнарында шул ук күләмдәге авыл хуҗалыгы җирләрендә 850 центнердан күбрәк сөт савыла.

Моннан тыш, министр артта калган районнар исемлеген дә хәбәр итте. Алар - Менделеевск, Мөслим, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Бөгелмә, Спас һәм Чирмешән районнары. Бу районнарда 100 га җирдә, продуктлык бер сыерга 3-4 мең кг булганда, 73-190 центнер гына сөт алына.

Бүгенгә Татарстанда барлыгы нәселле терлек асрый торган 81 хуҗалык үсештә, дип санала.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/20/156437/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев