Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы башлыгы бәйрәм белән котлады

Сабантуйлар мөбарәк булсын! Хөрмәтле якташлар! Мөхтәрәм Әтнәбез кунаклары! Сабантуй - елның-елында көтеп алына торган шатлыклы олы вакыйга. Борынгы заманнарда ук бабаларыбыз аны язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак билгеләп үткән. Матур йола буыннан-буынга дәвам итеп, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Показать полностью.. Сабантуенда без дә язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан...

Сабантуйлар мөбарәк булсын! Хөрмәтле якташлар! Мөхтәрәм Әтнәбез кунаклары! Сабантуй - елның-елында көтеп алына торган шатлыклы олы вакыйга. Борынгы заманнарда ук бабаларыбыз аны язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак билгеләп үткән. Матур йола буыннан-буынга дәвам итеп, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Показать полностью.. Сабантуенда без дә язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын, хезмәт алдынгыларын чакырып, аларга рәхмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез. Авыл хезмәтчәннәренең районыбыз социаль-икътисадый үсешенә керткән олы хезмәтләре чынлап та чиксез хөрмәткә лаек. Милли бәйрәмебез татар халкының кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларын да чагылдыра. Әтнәләрнең ачык чырае, дустанә мөнәсәбәте олысын-кечесен, читтә яшәүче якташларны, күрше-тирәне бер мәйданга җыя. Чөнки, көч-гайрәткә, җитезлеккә, тапкырлыкка да урын бар монда. Хөрмәтле әтнәлеләр! Кадерле туганнар, якташлар! Милли бәйрәмебез игелекле гамәлләргә рухландырсын, гармун моңнары йөрәкләргә үтеп керсен, чабышкыларның тояк тавышы, пәһлеваннарның гадел көрәше җилкендерсен... Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иминлек, яңадан-яңа хезмәт уңышларына ирешүегезне телим. Сабантуйлар мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев