Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы башлыгы хатын-кызларны бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Бу чаклы садәлек кайлардан килгәндер?- Сез җирдә, мөгаен, аяклы гөлләрдер. Яктырып-балкытып торасыз җаннарны,- Әллә сез бәхеткә гомерлек таңнармы? Яз аһәңенә тәңгәл бәйрәмебез - Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Җанга җылылык, мәрхәмәт иңә. Яшәвебезгә ямь бирүче, тормышыбыздагы бетмәс мәшәкатьләрне үз иңендә тартучы, балаларыбызны тәрбияләүче, ара-тирә төн йокылары да күрмәүче хатын-кыз...

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Бу чаклы садәлек кайлардан килгәндер?-

Сез җирдә, мөгаен, аяклы гөлләрдер.

Яктырып-балкытып торасыз җаннарны,-

Әллә сез бәхеткә гомерлек таңнармы?

Яз аһәңенә тәңгәл бәйрәмебез - Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Җанга җылылык, мәрхәмәт иңә. Яшәвебезгә ямь бирүче, тормышыбыздагы бетмәс мәшәкатьләрне үз иңендә тартучы, балаларыбызны тәрбияләүче, ара-тирә төн йокылары да күрмәүче хатын-кыз әниләребезгә тиешле хөрмәтне күрсәтәсе килә. Замана ыгы-зыгысы белән Сезгә игътибарыбыз да җитмидер... Ә Сез һаман елмаясыз, һаман безгә ярдәм кулы сузасыз...

Районыбыз - авыл хуҗалыгы районы, терлекчелек тә, игенчелек тә зур көч таләп итә. Бу тармакта хезмәт куючыларның да күпчелеге-хатын-кызлар. Ә уңышлары сөенерлек. Гомумән, кайда гына эшләсәгез дә, Сезнең тырыш хезмәтегез, өлгерлегегез, сабырлыгыгыз сокландыра, ара-тирә гаҗәпләндерә дә... Шундый көчле, тырыш булганыгыз, олы җаныгыз өчен рәхмәт! Бәйрәмегез мөбарәк булсын, сау-сәламәт булыгыз! Һәркайсыгызга гаилә бәхете насыйп булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күрергә язсын!

Сезгә карап сокланабыз, күңелләрдә бары горурлык.

Рәхмәт Сезгә, әле ярый Сез бар,

Бу дөньяда үрнәк булырлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев