Әтнә районы башлыгы призына - хоккей ярышы
Бүген, 25 февраль көнне, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов призына хоккей ярышы булды. Кубок өчен Олы Әтнә бозында 6 команда : Әтнә, Күәм, Мәңгәр, Бәрәскә, Яңа Әтнә, Яңа Шашы командалары көрәште. Һәр команданың - үз осталыгы. Киеренке барган ярышның җиңүчесе булып, Бәрәскә командасы калды. Район башлыгы призы- Кубок...
Бүген, 25 февраль көнне, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов призына хоккей ярышы булды.
Кубок өчен Олы Әтнә бозында 6 команда : Әтнә, Күәм, Мәңгәр, Бәрәскә, Яңа Әтнә, Яңа Шашы командалары көрәште. Һәр команданың - үз осталыгы.
Киеренке барган ярышның җиңүчесе булып, Бәрәскә командасы калды. Район башлыгы призы- Кубок Бәрәскәгә китте.
Икенче урында - Әтнә,
өченче урында - Күәм,
дүртенче урында - Олы Мәңгәр командасы.
Җиңүче командалар уенчылары медальләр, Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Котлыйбыз сезне, ир-егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев