Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы башлыгы призына хоккей ярышы узды

Язның беренче көннәрендә район башлыгы призына хоккей уйнадылар.

Мәгълүматларны районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиевтан алдык. Шимбә көнне ике төркемгә бүленеп, Олы Әтнә һәм Бәрәскәнең боз мәйданчыкларында 10 команда кәкмәшә суга. Ә якшәмбе көнне һәр төркемнән икешәр команда финалда уйный. Уеннар бик кискен узалар. Нәтиҗәдә, төп призны Бәрәскә командасы яулый. II урынны Яңа Шашы командасы ала. Әтнә III урында урнаша, Күәм IV урын яулый. Турнирның "Иң яхшы һөҗүмче"се исеменә Яңа Шашыдан Инсаф Гәрәев лаек була. "Иң яхшы сакчы" исемен Олы Әтнәдән Марат Гиниятов ала. Бәрәскәдән Булат Садриев "Иң яхшы капкачы" булып таныла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей