Әтнә таңы

Әтнә районы башлыгы Россия Федерациясенең олы бүләгенә лаек булды

Районыбыз, республикабыз халкына сөенечле хәбәр җиткерәбез. Россия Президенты В.В. Путинның 2015 елның 22 декабрендә дөнья күргән 649нчыУказы нигезендә районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов "За заслуги перед Отечеством 4 степени"ордены белән бүләкләнде. Әлеге олы бүләк Габделәхәт Гыйлемхан улына озак еллар Россия, Татарстан халкына фидакарь хезмәт иткәне, нәтиҗәле эшләп, авыл хуҗалыгының...

Районыбыз, республикабыз халкына сөенечле хәбәр җиткерәбез. Россия Президенты В.В. Путинның 2015 елның 22 декабрендә дөнья күргән 649нчыУказы нигезендә районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов "За заслуги перед Отечеством 4 степени"ордены белән бүләкләнде.

Әлеге олы бүләк Габделәхәт Гыйлемхан улына озак еллар Россия, Татарстан халкына фидакарь хезмәт иткәне, нәтиҗәле эшләп, авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек тармагын күтәргәне, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртканы өчен бирелде.

Реклама

Россия Федерациясенең олы бүләген Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советының X съездында тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: