Әтнә районы башлыгы Сабантуй белән котлады

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән бүгенге олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Сабантуй - татар халкының ел буе сагынып көтеп алган, иң күңелле бәйрәме. Ул буыннардан буыннарга тапшырылып килгән бәйрәм. Сабантуй авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салуны билгелибез. Ә Әтнәбез өчен ул...
Кадерле райондашлар! Хөрмәтле районыбыз кунаклары!
Сезне ихлас күңелдән бүгенге олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Сабантуй - татар халкының ел буе сагынып көтеп алган, иң күңелле бәйрәме. Ул буыннардан буыннарга тапшырылып килгән бәйрәм.
Сабантуй авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салуны билгелибез. Ә Әтнәбез өчен ул икеләтә кадерле, чөнки без - чиста авыл хуҗалыгы районы: төп вазифабыз - җирдә эшләү, икмәк үстерү. Мактаулы һәм катлаулы бурычыбыз - ил табынын тулыландыру. Хезмәт нәтиҗәләренә күз салып, без бу бурычны намус белән, тиешенчә башкарабыз, дип горурланырга була. Көнне төнгә ялгап, армый-талмый эшләүче авыл хезмәтчәне бүген хаклы рәвештә ял итә. Сәбәбе җитди: язгы кыр эшләрен, чәчүне уңышлы тәмамладык, инде печәнгә төштек, сенаж сала башладык. Терлекчелектәге уңышларыбыз да дуслар - сокланырлык, көндәшләр - көнләшерлек. Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсак та, Әтнә районы алдынгы рольләрдә. Халкыбыз хаклы рәвештә горурлана ала.
Хөрмәтле әтнәләр, хөрмәтле кунаклар - туганнар, якташлар, дуслар! Тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм! Сау-сәламәт булып, рухи шатлык белән, иминлектә, тормыш бәрәкәтләренә төренеп яшәргә язсын! Сабантуйлар мөбарәк булсын!
Борынгыдан килгән милли бәйрәмебез - Сабантуйлар белән сезне!
Габделәхәт ХӘКИМОВ, Әтнә районы башлыгы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 14:30Татарстан Хезмәт министрлыгы: Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмый Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак.1100
-
4 июль 2022 - 11:30Белгеч киләсе елда отпуск алу өчен финанс ягыннан отышлы айларны атады Киләсе елда отпуск алу өчен август һәм октябрь айлары финанс ягыннан отышлы булачак.3700
-
4 июль 2022 - 10:36Театр артисты гаиләсендә зур шатлык Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар драма театры артисты гаиләсендә зур шатлык.8900
-
4 июль 2022 - 09:27В Канашском транспортно-энергетическом техникуме состоялось вручение дипломов выпускникам 2021-2022 учебного года Представители АО «Транснефть - Прикамье» приняли участие в церемонии вручения дипломов выпускникам Канашского транспортно-энергетического техникума – одного из корпоративных образовательных центров компании.6000
-
4 июль 2022 - 09:18Имтихан тотканнан ким булмады Нәрсә дисәм дә, үземне шушы урында, шушы сәхнәдә, шушы кешеләр арасында таба алганыма рәхмәт әйтәсе килә Аллаһыма.8203
-
3 июль 2022 - 14:12Калыргамы, китәргәме? Элегрәк “вакытында югары белем алу – иң мөһиме” дигән фикер бар иде.14700
-
3 июль 2022 - 12:07138 белгеч чыга Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында да диплом тапшыру тантанасы узды.10200
-
3 июль 2022 - 10:11«Без каршы» 26 июнь – наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне булды.8200
-
3 июль 2022 - 08:05Балалар ялы дәвам итә Балалар сәнгать мәктәбенең «Нур» вокал ансамбле белән «Ал чәчәк» бию коллективы «Сәләт»кә китә.9600
-
2 июль 2022 - 16:38Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була? Кибеттә яки базарда сатып алган кыяр әче булса, моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.17500
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.24800
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.10300
-
29 июнь 2022 - 12:11Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.19300
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез"Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.50800
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.98500
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.25800
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.24800
-
1 июль 2022 - 11:04Алда – олы тормыш юлы Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы тантаналы чара узды – мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басучы 4 кыз һәм 4 егеткә аттестат тапшырдылар.24500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика