Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы башлыгы соравына Россия Премьер-министры җавабы

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегиясе утырышында Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов Президент Рөстәм Миңнехановтан сөт базарында килеп туган вәзгыятьне хәл итүдә ярдәм сораган иде. Президентыбыз бу турында ил җитәкчелегенә җиткерәсен белдергән иде. Өченче көн ул бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән сөйләште. -...

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегиясе утырышында Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов Президент Рөстәм Миңнехановтан сөт базарында килеп туган вәзгыятьне хәл итүдә ярдәм сораган иде. Президентыбыз бу турында ил җитәкчелегенә җиткерәсен белдергән иде. Өченче көн ул бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән сөйләште.


- Дмитрий Анатольевич, кышкы чорда сөткә һәрвакыт кытлык сизелә иде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Республикада сөтне күп җитештерәбез. Ләкин быел аны читкә чыгару кимеде, бәясе дә алдагы ел белән чагыштырганда 5 - 8 сумга арзан. Бу исә сөт җитештерүчеләрдә зур ризасызлык тудырды. Бәя ни өчен төштеме? Комбинатлар коры сөт сатып ала. Сезнең ярдәмнән башка әлеге проблеманы хәл итеп булмый. Әгәр дә коры сөт белән ризык җитештерүгә юл куябыз икән, без үзебезгә нык зыян салачакбыз.


Илнең Премьер-министры үз чиратында әлеге мәсь­әләне хәл итәчәгенә ышандырды. "Бу уңайдан килеп туган хәлне ачыкларга кушармын, - диде Дмитрий Медведев. - Без үзебезнең сөтчелек тармагын үстерергә, җәелде­рергә тиеш. Евразия берлегендәге дусларыбыз белән уртак базар бар, әлбәттә. Өстәвенә, килешүләр төзелгән булу сә­бәпле, без аларны чикли дә алмыйбыз. Ләкин үзебез­нең халыкны да кайгыртырга тиешбез. Әгәр дә табигый сөтне чикләп, икътисадый максатларны өстен куеп, коры сөткә юл ачабыз икән, бу дөрес булмас иде. Әлеге хәлдән чыгу юлын табарга кирәк.

http://vatantat.ru/index.php?pg=340

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев