Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы башлыгы "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" республика акциясенә кушылды

"Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" республика акциясе хакында язып чыккан идек. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов та әлеге акциягә кушылып, өлкәннәребез Әнисә Галимова белән Ясминә Абдуллинаны "Әтнә таңы" газеталарына яздырды. Искәртеп шуны әйтәсебез килә, "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" акциясе "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган иде. Акциягә республикабызның бик күп танылган шәхесләре һәм...

"Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" республика акциясе хакында язып чыккан идек. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов та әлеге акциягә кушылып, өлкәннәребез Әнисә Галимова белән Ясминә Абдуллинаны "Әтнә таңы" газеталарына яздырды. Искәртеп шуны әйтәсебез килә, "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" акциясе атмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган иде. Акциягә республикабызның бик күп танылган шәхесләре һәм башка хакимият вәкилләре кушылды.

Өлкәннәребезне әлеге хәбәрне җиткерү өчен, квитанцияләребезне алып, иң элек Комыргуҗа авылында гомер кичерүче Әнисә апа Галимова янына барып килдек. Әнисә апа 85 яшендә булса да тик тормый, каралты-курасы янында вак-төяк эшләр белән мәш килә иде.

Әнисә апа гомер буе колхозда эшләгән. 30 ел буе сыер сауган, бозаулар да караган. Пенсиягә чыккач та, директор сүзен аяк астына салып таптыйсы килмичә, дүрт ел мәктәптә идән юган. Аннары мәктәп каршыда гына булгач та, эшләргә уйлаган. Районыбыз башлыгы газетага яздыруы хакында ишеткәч, рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук:

  • Габделәхәткә рәхмәт, янымнан үтеп киткән дә дә, машина белән булса да, туктап, хәлемне белмичә калмый. Исән-сау булсын, - дип теләкләрен җиткерде. Фотога да бик теләп төште Әнисә апа.

  • Ә менә Кышлау авылында гомер итүче Ясминә апа Абдуллинаны фотога төшерергә күндерә алмадык. Хәер, кызу эш вакытында кемнең фотога төшеп торасы килсен инде. Күршеләренә каз йолкырга булыша иде. Ул да гомер буе колхозда төрлек эшләрдә эшләгән. Район газетасы турында сүз чыккач:
  • "Әтнә таңы"н укып барам. Безнең бер генә теләк, район газетасы яшәсен, - диде ул. Район җитәкчесенә рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев