Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы башлыгы ветераннарны Җиңү көне белән котлый

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәмнәр күп бездә. Ләкин Бөек Җиңү көнен аларның берсе белән тиңләп тә, чагыштырып та булмый. Ул безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 69 ел үтсә дә, шуңа күрә хәтер яши,...

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары!

Хөрмәтле райондашлар!

Бәйрәмнәр күп бездә. Ләкин Бөек Җиңү көнен аларның берсе белән тиңләп тә, чагыштырып та булмый. Ул безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 69 ел үтсә дә, шуңа күрә хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнүләрен оныта торган түгел...

Без, сугыштан соңгы буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә олы рәхмәт Сезгә!

Кадерле ветераннар! Ихлас йөрәктән Сезне Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм. Тән яраларыгыз сугыш елларын мөмкин кадәр сирәк искә төшерсен, олыгайган көннәрегездә Аллаһы Тәгалә җан яраларыннан сакласын. Сез күргәннәрне, Сез кичергәннәрне кабат кичеререгә язмасын. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Дөньялар тыныч булып, иминлектә балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын. Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев