Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы башлыгының Яңа ел котлавы

Бәхетләргә илтсен безнең юл! Хөрмәтле республика халкы, райондашлар! Агымдагы елның соңгы көне, Аллага шөкер, 2015 ел районыбызга, аның халкына мәрхәмәтле булды. Игенчеләребез, терлекчеләребез үз эшләрен намус белән башкару нәтиҗәсендә, быел бер сыерга 6881 кг сөт җитештердек, бер гектардан 36 центнер уңыш алдык. Әтнәбез авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада беренчеләр...

Бәхетләргә илтсен безнең юл!

Хөрмәтле республика халкы, райондашлар!

Агымдагы елның соңгы көне, Аллага шөкер, 2015 ел районыбызга, аның халкына мәрхәмәтле булды. Игенчеләребез, терлекчеләребез үз эшләрен намус белән башкару нәтиҗәсендә, быел бер сыерга 6881 кг сөт җитештердек, бер гектардан 36 центнер уңыш алдык. Әтнәбез авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада беренчеләр арасында, ә сөт савып алу һәм сату буенча - беренче, әлегә безгә җитүче юк, бу әтнәлеләрнең тырыш бердәм хезмәте нәтиҗәсе. Шуңа күрә зурлап районыбызның 25 еллык юбилеен бәйрәм итә алдык, Республика җитәкчелеге хезмәтебезне зурлап бәяләде. Әлбәттә, тормыш әкият түгел, дөньялар да тылсым белән генә яхшыга үзгәрми, әмма районыбыз халкы менә шулай бердәм булганда могҗизага да урын бар. Адәм баласының киләчәге һәрвакытта да өмет томаннары, язмыш бураннары, шатлык мизгелләре белән үрелеп бара. Бүген белән яшәсәк тә, иртәгене күздә тота, менә шул киләсе, туасы көн юк икән, бүгенгенең кыйммәте дә югала. Бүгенгебез бар, Аллага шөкер, районыбызның республикада ныклы үз урыны бар, иртәгәбез дә шундый булсын. Үзебезнең тырыш хезмәтебез, вакыты-вакыты белән үҗәтлегебез ярдәмендә яулаган үрләребезне югалтмыйча, сау-сәламәт булып, яңадан-яңа үрләр яулап, матур итеп эшлик, яшик.

Әтнәбез үсә икән, терлекчеләребез, игенчеләребез белән беррәттән башка тармак хезмәтчәннәре дә үз һөнәрләренә турылыклы булып, аны зур осталык белән башкаралар. Яңа төзелешләр калка, Республикабыз Президентының максатчан программаларының районыбызда эшләве нәтиҗәсендә, авылларыбызның хәле, тормыш-көнкүреше дә яхшыра: Әтнә халкы "Чиста су"лы, юллы, ФАПлы, ВАПлы булып килә. Парк төзелә...

Игелекле хезмәтебез Яңа елда да яңа уңышлар алып килсен. Һәркайсыбызны саулык-сәламәтлектән Ходай аермасын, гаиләләребездә тигезлек, иминлек, табыннарыбызда муллык булсын. Балалар, оныклар игелеген күреп, иминлектә, эшләгән эшләребезнең, изгелекләребезнең игелеген күреп яшәргә язсын. 2016 ел - һәрберебезнең көтеп алган, иң бәхетле елы булсын! Бәйрәм белән Сезне, якынлашып килүче Яңа ел белән!

Габделәхәт ХӘКИМОВ,

Әтнә районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев