Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы башлыгының Яңа ел котлавы

Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар! Олыбызга да кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез, көтеп алынган бәйрәм - Яңа ел якынлаша. Ә Яңа ел - узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау да, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау да. "Заманалар авыр, акча...

Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!

Кадерле кунаклар!

Олыбызга да кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез, көтеп алынган бәйрәм - Яңа ел якынлаша. Ә Яңа ел - узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау да, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау да.

"Заманалар авыр, акча җитми, кризис", дип ике сүзнең берендә сөйләшелсә дә, узып баручы 2014 ел районыбыз, Әтнәбез өчен һәрьяклап уңышлы булды. Авыр дип тормыйбыз- төзелешләр күтәрәбез, юлларыбызны төзекләндерәбез, авылларыбызга "Чиста су" килә; иң зур куанычыбыз - икътисадыбызның, районның яшәешенең нигезе - терлекчелек продукциясен җитештерүне елдан-ел арттырабыз. Терлекчеләребез, игенчеләребез тырыш. Аллага шөкер, авылларыбыз ныгый, яшьләребез гаилә кора, йортлар күтәрә, сабыйлар туа... тормыш дәвам итә...

Хөрмәтле якташлар! Яңа 2015 ел бусагабызны атлаган мизгелләрдә Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә җылысы, йортларыбызга бәрәкәт, туган төбәгебезгә, илебезгә иминлек телим. Ходай һәркайсыгызны ярдәменнән ташламасын, матур көннәр, тыныч төннәр, якты киләчәк насыйп итсен! Яңа ел белән Сезне!

Габделәхәт Хәкимов,

Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев